Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Янгын чыкмасын өчен

Янгынны автоном хәбәриткеч ут-күз чыгу турында хәбәр итә.

– Әлеге җайланма, кыскача итеп аны АДПИ дип атыйлар, ут телләре барлыкка килгәнче төтен чыкканда ук инде, утны кул астындагы әйберләр белән сүндерергә мөмкин булганда ук эшли башлый, – дип аңлата ТР буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр Баш идарәсенең Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлеге инспекторы Андрей Харитонов. – Әлеге автоном хәбәриткеч янгын сигнализациясенең махсус линияләрен булдыруны һәм өстәмә җайланмалар куллануны таләп итми. Хәбәриткечнең батареясы бер ел һәм аннан да күбрәк вакыт дәвамында өзлексез эшләүне тәэмин итә. Төтен хәбәриткечнең бәясе иң “кечкенә” янгыннан килеп чыккан югалтулар белән чагыштырганда күпкә арзанрак тора. Шундый хәбәриткечне сатып алу һәм үзенең иминлеген кайгырту һәрбер фатир яки шәхси йорт хуҗасының хәленнән килә.

Дәүләт янгын күзәтчелеге белгечләре кисәтә: торакта янгын чыгуга юл куймас өчен, ут белән эш иткәндә һәм тәмәке тартканда сак булырга, газ, мич җылыту җайланмаларын, электр җиһазларын дөрес төзекләндерергә һәм кулланырга кирәк; кечкенә балаларны караучысыз калдырырга ярамый, алар белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабатларга һәм янгын куркынычлылыгы янаган әйберләрне: шырпылар һәм зажигалкаларны эчкәрәк яшереп куярга кирәк.

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев