Янгынга каршы аерым тәртип кертелде
ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан республика территориясендә 2022 елның 19 декабреннән 2023 елның 8 гыйнварына кадәр янгынга каршы аерым тәртип кертү турында карар кабул ителде.
(Тәтеш, 15 декабрь, “Тәтеш таңнары”).
– Янгынга каршы аерым тәртип гамәлдә булган вакытта 1-3 класслы хәвефлелектәге пиротехник әйберләрне, бенгаль утларыннан, хлопушкалардан тыш, түбәндәге территорияләрдә билгеләнгән чикләрдә: сәнәгать, транспорт инфраструктурасы объектлары (автомобиль юлларыннан тыш), ягулык-энергетика комплексы (шул исәптән линия юлларыннан тыш), торак-коммуналь хуҗалык объектлары, авыл хуҗалыгы объектлары чикләреннән 30 метрда, кешеләр күп җыела торган объектлардан, автомобиль юллары, хосусый йортлар, күпфатирлы торак йортлардан 30 метрда куллану тыела, – дип аңлата Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге начальнигы Илсур Камбиев. – Янгынга каршы аерым тәртип вакытында оешма җитәкчеләренең дә, гражданнарның да янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозмауларын үтенәм. Хокук бозучыларга административ йогынтыдагы чаралар күреләчәк. Штраф суммасы: гражданнарга – 10нан 20 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 30дан 60 мең сумга кадәр, шәхси эшкуарларга – 60тан 80 мең сумга кадәр, юридик затларга 400дән 800 мең сумга кадәр тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев