Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ярдәм кулы сузганнар

Күптән түгел явып үткән карлар шәһәр мәгариф учреждениеләре өчен дә уңайсызлыклар тудырды.

– Безнең балалар бакчасы­ның бөтен территориясен һәм аңа керү юлларын кар каплады, – ди “Әкият” балалар бакчасы мөдире Галина Ибәтуллина. – Территориябез бик зур, ләкин урам җыештыручыбыз юк. Һәм без аны үз көчебез белән чис­тартырга тырышып карадык, әмма бу бик авыр булып чыкты. Без эшмәкәрләр Илнар Мантов һәм Татьяна Румянцевага ярдәм сорап мөрәҗәгать иттек, һәм алар безне кире какмадылар. Төшке аштан соң килгән трактор эш көне ахырына кадәр бөтен җирне – бакча территориясен, азык-төлек кертү юлын һәм парковканы кардан арындырды. Кич белән әти-әниләр машиналарын тыныч кына куя һәм территория буйлап җиңел генә керә  алдылар. Өстәвенә, мондый зур күләмле эш өчен безнең хәйриячеләр хәтта акча да сорамадылар. Арабызда авыр вакытларда ярдәмгә килергә әзер булган ярдәмчел һәм юмарт кешеләр яшәвен  аңлау бик күңелле.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев