Иҗатыгыз һәрчак балкысын
УКУЧЫЛАРЫБЫЗ ИҖАТЫ.
Иҗатыгыз һәрчак балкысын
Йөрәкләрдә кабызып нурлы утлар,
Күңелләрне җәлеп итәсез.
Мәдәният – безнең рухи байлык,
Сез бит шуны дәвам итәсез.
Китапханә, клуб, музейларда
Яши сезнең җанның җылысы.
Сезнең хезмәт халык күңеленә
Тылсым һәм дә бәйрәм өстәүче.
Сәхнәләрдә яңгырый моңлы җырлар,
Биюләрдә – горур тарихыбыз.
Рәхмәт сезгә, гүзәллекне саклап,
Яшәткәнгә милли рухыбыз.
Ару-талу белми эшлисез сез,
Иҗатыгыз һәрчак балкысын.
Сез булганда мәдәният яшәр,
Җырларыгыз мәңге яңгырасын!
Сания Сәмигуллина
фото яи ярдәмендә барлыкка китерелгән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев