Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Явыз ниятле алдакчылар үзләрен еш кына хокук саклау ­органнары хезмәткәрләре дип таныштыралар.

Хатын-кызга билгесез кеше шалтыраткан.

(Тәтеш, 3 декабрь, “Тәтеш таңнары”). 

Россия Эчке эшләр минис­тр­лыгының Тәтеш районы бүлеге мәгълүматлары буенча, полициягә Тәтештә яшәүче 1951 елда туган ха­тын-кыз, телефоннан сөйләшкәндә аңардан 120 мең сум акча урларга омтылган билгесез затларны законда билгеләнгән җаваплылыкка тарту турындагы гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Хатын-кызга билгесез кеше шалтыраткан. Ул үзен хокук саклау органнары вәкиле дип таныштырган һәм хатын-кызга аның банктагы акчасы куркыныч астында булуын: билгесез кеше аның исеменә кредит рәсмиләштерергә омтыла, шуңа күрә тәтешлегә урлашу ихтималына чик кую өчен банкка мөрәҗәгать итәргә кирәклеген хәбәр иткән. Хатын-кыз алдакчыларның күрсәтмәләре буенча, сөйләшүләр 15тән 20 сәгатькә кадәр дәвам иткән, Буадагы банк бүлегендә сакланучы акчасын алырга барырга чыккан. Бәхеткә, ул соңарган – банк бүлеге инде ябылган булган. Пенсионер туганына әлеге хәл турында сөйләгәч кенә, телефон аркылы җинаять кылучылар кармагына чак кына эләкми калуын аңлаган.   

Шушы ук көнне 50 яшьлек тәтешле дә шуңа охшаш гариза белән полициягә мөрәҗәгать иткән. Алдакчылык күренеше шундый ук булган. Аңа шалтыраткан мәкерле кеше үзен шулай ук хокук саклау органнары хезмәткәре дип атаган. Ир-ат билгесез затларның хатын-кыз исеменә рөхсәтсез кредит рәсмиләштерүен туктатуны сылтау итеп, аңа ышанычлы итеп күрсәтмәләр биргән. Нәтиҗәдә тәтешле банкның мобиль кушымтасында 350 мең сум кредит рәсмиләштергән, өстәвенә алдакчыларга телефонына килгән раслау операцияләре ­кодларын да хәбәр итеп барган. Шулай итеп, ул үзенең счетына керә алу мөмкинлеген биргән, югыйсә хәбәрдә: “Кодны беркемгә дә әйтмәгез” дип язылган булса да. Алдакчылар хатын-кызның барлык акчасын читтән торып билгесез счетларга күчергәннәр.

Алданудан үзеңне саклау ысулы
Әгәр сезгә телефон аркылы көч структуралары хезмәткәрләре булып шалтыратсалар – шунда ук трубканы куегыз һәм полиция бүлегенең яки банкның рәсми номерына үзегез шалтыратыгыз. Шул очракта гына сез мәгълүматны чынбарлыктагы хезмәткәрләрдән белә аласыз һәм алдакчылар ятьмәсенә эләкмәячәксез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенники