Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Игелекле гамәлләр авыл таралмасын өчен эшләнә”

Мөнәвир хәзрәт Шакиров Кече Әтрәч авылы мәчетенең бүгенге яшәеше хакында тәфсилләп сөйләде.

–     Мәчетебезнең бүгенге көне үсештә, алга бара. Ураза вакытында иман йортыбызда алтынчы ел рәттән инде Коръән-хәтим тутырабыз, ягъни 600 биттән торган сүрәне бер ай дәвамында бөтен авылга ишетерлек итеп микрофоннан көн саен 20 битен укыйбыз. Бу бик зур әҗер-савап булып санала, – ди Мөнәвир хәзрәт. – Авылның әхлаклы кешеләре намазга йөриләр. Шулай ук авыл зиратын чистарту буенча алтынчы ел инде бик зур эшләр башкарыла. Катнаша алмаучылар финанс ярдәме күрсәтәләр, рәхмәт әйтәләр. Төрле вакытлар булды, хәзерге вакытта авылыбыз зиратын Татарстанда да пөхтәлеге буенча үрнәк итеп куялар. Хатын-кызлар дин гыйлеме алыр өчен һәр җомгада мәчеткә җыелалар. Ураза вакытында теләге булган һәркем тәравих намазына йөрде. Азан әйтү буенча балалар һәм өлкәннәр өчен бәйге уздырдык. “Нур” агрофирмасы җитәкчесе Радик Нургалиев һәр яклап ярдәм итә. Һәр эшебез киңәшләшеп башкарыла. Радик Галимҗан улы булышлыгы белән гает көнне зур казанда пылау пешереп, 70ләп кешене сыйладык. Якынча унлап ифтар үткәрдек. Бу шулай ук сөенечле күренеш. Шәхси эшкуар Рамилә Шәрәфиева игелекле гамәлләре белән сокландыра. Ул чара үткәргәндә азык-төлек белән булышлык күрсәтә, бик ярдәмчел, әдәпле, киң күңелле кеше.  


Мөнәвир Мөнир улы әйтү­енчә, мәчетнең тирә-ягын авыл кешеләре белән бергәләп җы­ештыралар. Былтыр көзен мәчеткә ремонт ясаганнар. Манарага менә торган баскычны сүтеп, анда заманчаны, җыелмалысын куйганнар, хәзер бу урын кешеләр күбрәк урнашу өчен иркенәйтеп ясалган. 


–     Диварны матурладык, мә­чет эче юылды, чистартылды. Ни­гезен төзекләндергән идек инде, веранда ясарга ниятлибез, – ди Мөнәвир хәзрәт. – Җомга көннәрендә мәчеткә 12ләп кеше килә, читтән кайтучылар булганда күбрәк тә була. Мәчеткә сәдакалар да бирәләр, рәхмәт. Радик Галимҗан улы ярдәмендә тагын бер игелекле эш башкардык – зиратка яңа капка ясаттырдык. Эш бара. Тырышабыз, халык та булыша. Мәчеттә дини ашлар үткәрү матур гадәткә әйләнде. Мәчетебездән авыл өстенә, шөкер, изге азан тавышы яңгырый. Радик Нургалиев, Хәлил Магсумов белән бергәләп мәчет эшчәнлеген киңәшләшеп алып барабыз. Район башлыгы Рәмис Хатыйпович Сафиуллов һәм районның имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов мөһим эшләрдә зур булышлык күрсәтәләр. Игелекле барлык гамәл­ләр авылыбыз таралмасын өчен эшләнә. Киләчәккә дәвамчы әзерләп калдыру – хезмәтебездә төп максат булып тора. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев