Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иген уңышын урып-җыюга әзерләр

Республикада авыл хуҗалыгы оешмаларында ашлык урып-җыю комбайннары, транспортлары һәм иген салу урыннарындагы җайланмалар паркының иген уңышын җыеп алуга әзерлек бәйгесе була.

(Тәтеш, 24 июль, "Тәтеш таңнары").   Республикада авыл хуҗалыгы оешмаларында ашлык урып-җыю комбайннары, транспортлары һәм иген салу урыннарындагы җайланмалар паркының иген уңышын җыеп алуга әзерлек бәйгесе була. 

Тәтеш районында үткән атнада техникаларны карауны уздырдылар. Районның дәүләт техник күзәтчелеге,  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре составындагы комиссия районның 8 авыл хуҗалыгы предприятиесендә булды. Аларда югарыда күрсәтелгән техникаларның әзерлеге һәм ирекле халык дружиначыларының  оештырылганлыгы тикшерелде.

Комиссия эше нәтиҗәләре буенча “Авангард”, “Колос” авыл хуҗалыгы предприятиеләре беренче урынны алды, “Маяк” хуҗалыгы – икенче урынны, “Новая Заря” – өченче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев