Игенчеләр үз эшләрен беләләр
Жуководан Рәфыйк Шәйдуллов механизатор булып 30 елдан күбрәк хезмәт куя.
(Тәтеш, 26 июль, «Тәтеш таңнары», Мария ХРАМОВА, автор фотосы). Армиядә хезмәт итеп кайткач, егет колхозда эшли башлый. Кызыксынучан авыл кешесе теләсә нинди техниканы буйсындыра: башмаклы тракторны да, “Дон”ны да, “Нива”ны да.
“Алдагы вакытлар белән чагыштырганда, хәзер безгә күпкә җиңелрәк, – дип фикер йөртә тәҗрибәле игенче. – Элек комбайннан тузанга батып төштек, түзә алмаслык эссе була иде, ә хәзер югары җитештерүчәнлекле машиналарда чиста да, җиләс тә, музыка да уйнап тора, ә компьютер бөтен процессны җайга салып тора”.
Механизатор “Нью Холланд”та чәчкәннән соң, “Клаас” ашлык комбайнын ремонтлау белән шөгыльләнә, ул комиссия тарафыннан җитди кабул ителү узгач, кырга чыгарга тулысынча әзер.
“Җаваплы, башкаручан, үз эшен белә”, – ди аның турында “Колос” агрофирмасы” ҖЧҖ җитәкчесе.
Рәфыйк Абдулла улы үзенең ярдәмчесе Антон Федотов белән урып-җыюда алтынчы сезон парлашып эшли. “Эшкә җайлаштык, бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз”, – дип раслыйлар игенчеләр.
Алар хезмәт шартларыннан да, аңа түләү буенча бәяләрдән дә, җитәкчелекнең кайгыртучанлыгыннан да канәгать, бары тик Ходайдан бер нәрсәне генә сорыйлар – яхшы һава торышы, ә калганнарын алар үзләре дә булдыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев