Ике дус хезмәт иткән
15 февраль – Ватаннан читтә хезмәт бурычларын үтәгән россиялеләрне искә алу көне.
(Тәтеш, 15 февраль, “Тәтеш таңнары”, Елена Калашникова). Бөтенләй дә ике төрле кешене нәрсә берләштерә ала? Алексей Ерастов һәм Сергей Керносеев очрагында бу Әфганстан чигендә ике ел хезмәт итү белән бәйле
Алексей Николаевич белән Сергей Николаевич – хәзер генә ул зирәк тәҗрибәгә ия ир-атлар, ә ерак үткәндә калган 1988 елның маенда алар, СССР Кораллы көчләрендә хезмәт итәргә китәр өчен хәрби комиссариат бусагасын атлап кергәндә бөтенләй дә яшь егетләр булганнар.
Алексей Ерастов Колунецта туып-үскән, Сергей Керносеев – Ивановкада, ә урта белем алу турындагы аттестатны Тәтештәге 2нче урта мәктәптән бергә алганнар. Ике ел параллель сыйныфларда укыганнар, шәһәр буасы янында урнашкан интернатта яшәгәннәр. Шулай туры килгән, армиягә дә бер көндә чакырылганнар, Төркмәнстан базасындагы Тахта-Базар чик буе отрядының өйрәнү частенә дә бергә эләккәннәр.
– Кайда җибәрәселәрен белмәдек. Казаннан алып киткәндә командирлар Тахта-Парижга барабыз дип шаярттылар. Алар Тахта-Базарны шулай дип әйткәннәр икән, – дип көләләр ир-атлар.
Гаскәрләрне Әфганстаннан чыгару тәмамланырга бер елдан азрак вакыт калганда, һәм яшь егетләр өйрәнүдә булган чакта, полковник аларга сугыш кагылмас дип фаразлаган. Ләкин башкача килеп чыккан. Алексей Николаевич белән Сергей Николаевич 1988 елның сентябреннән әйберләр ташучы автомобиль ротасында хезмәт иткәннәр. Хезмәттәшләренә азык-төлекләр, сугыш кирәк-яраклары ташыганнар, Әфганстанда яшәүчеләргә бушлай кирәкле әйберләр илткәннәр.
– Колоннада якынча утыз машина иде, аларны ике вертолет, десант-штурмлау һәм мотоманеврлы төркемнәр озата барды. Без Әфганстан чигенә кадәр йөреп тордык, аны үтеп чыктык, Кайсарда, Калайи-Науда, Мейменда булдык. Бер рейс бер атнага сузылган очраклар да булды. Өч тапкыр шартлату булды. Чик буе гаскәрләре ул вакытта яшерен булып саналды, без камуфляж кигән, коралланган идек, әмма бездә погон юк иде, – дип сөйлиләр ир-атлар. – Низаглар килеп чыкмасын өчен җирлек кешеләре белән аралашу катгый тыела иде. Колоннага тезелгән машиналар арасы бик тар гына калган булырга тиеш иде. Туктарга ярамый иде.
Колоннада Алексей Николаевич белән Сергей Николаевич билгеләнгән ноктага кадәрге барлык юлны узганда һәрчак бер-бер артлы барганнар, әгәр инде төн кунарга туктарга туры килсә, уртак “урынны”, йөк машинасы кабинасын, бергә бүлешкәннәр.
Кагыйдә буларак, солдатларга коры паек биргәннәр.
– “Коңгызлар” (күптән хезмәт итүчеләрне без шулай дип йөрттек) һәрвакытта: “Үзегез белән һәрчак су, бәрәңге, таба булырга тиеш”, – дип әйтәләр иде. Без аларның киңәшләрен тыңладык, мөмкинлек булганда учак кабызып, бәрәңге кыздыра идек, – дип искә төшерәләр чик буе сакчылары.
– Әти-әниләр Әфганстан чигендә хезмәт итүебезне һәм бу илгә даими йөк төяп баруыбызны башта белмәделәр дә, – диләр алар.
– Без Төркмәнстанда хезмәт итәбез, карбыз һәм виноград кына ашыйбыз дип уйлаганнар. Мин отпускка кайтыр алдыннан гына белгәннәр. Аларга Тәтештән Леша Морозов хәбәр иткән. Ул бездә хезмәт итә иде. Ул бер ел алда демобилизацияләнде. Әти-әниләр хафага бирелмәделәр, ләкин борчылдылар, – ди Алексей Николаевич.
Хезмәттәшләр Яңа, 1989 елны Кайсар кышлагында бәйрәм итүләрен искә төшерәләр. Аны ике тапкыр: Мәскәү һәм Әфганстан вакыты белән билгеләп үткәннәр. Салют урынына – һавага атканнар.
Алексей Николаевич белән Сергей Николаевич туган якларына кайтканга утыз елдан күбрәк вакыт узган. Әмма солдат туганлыгы алар өчен элеккечә үк изге булып калган. Алар аралашуларын дәвам итәләр, һәм, әйтергә кирәк, туганлашканнар.
– Мин Сергейның кызының исем атасы, – ди Алексей Николаевич, тугры дуслыкларына дәлил китереп.
фотолары: Алексей Ерастов архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев