Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ике миллионнан артык әҗәтен түләткәннәр

Тәтеш районының суд приставлары агымдагы елда әҗәтлеләрдән балигълык яшендә булмау­чылар файдасына 2,5 миллион сумга якын алимент алуга ирешкән.

(Тәтеш, 21 январь, “Тәтеш таңнары”, Руслан Багиров).

– Кайбер очракларда үзлә­ренең балигъ булмаган балаларын тәрбияләргә тиешле затларга мәҗбүри рәвештә юнәлтелгән соңгы чиктәге чаралар кулланырга туры килә. Күрсәтелгән әҗәтлеләрне админис­тратив һәм җинаять җаваплылыгына җәлеп итү – иң нәтиҗәлеләрнең берсе, – дип билгеләп үтә бүлек начальнигы – Тәтеш районындагы суд прис­тавлары бүлегенең өлкән суд приставы ­Андрей ­Наумов.   

Мисалга, Тәтештә яшәүче берәү район суды карары буенча өч баласына алимент түләргә тиеш. Прис­тав-башкаручы ир-атка башкару производствосы һәм бурычын капларга кирәклеге турында тиешле рәвештә хәбәр иткән. Әмма гражданин суд карарына һәм приставның кисәтүенә әһәмият бирмәгән. Нәтиҗәдә, бурыч 1,7 миллион сумнан артык тәшкил иткән.  Әҗәтлене җинаять җа­вап­лы­­лы­гына җәлеп иткәннәр. Суд аңа бер елга төзәтү эшләре төрендә җәза билгеләгән. Ир-ат эшкә урнашкан һәм ­алиментларын түли башлаган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев