Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Икмәк пешерү осталары

Тәтешнең икмәк пешерү заводы тәүлегенә 2 тоннага якын унбиш төрле продукция чыгара. Бу саннар артында 25 кешенең хезмәте тора, аларның һәркайсы уртак эшкә үз өлешен кертә

(Тәтеш, 4 март, “Тәтеш таңнары”). Кешеләрнең шәһәр кибетләрендә төш вакытына яңа пешкән ризыклар сатып алу мөмкинлеге булсын өчен, икмәк заводында төнлә белән дә эш кайный.  

Биредә очраклы кешеләр юк, һәммәсе дә үз хезмәтен ярата, шуңа күрә Тәтеш икмәге бик тәмле дә инде. Коллективка һәм эш барышына производство мөдире Наталья Участкина җитәкчелек итә. Райпода ул 50  елга якын хезмәт куя, шуның сигезе – икмәк заводында. 
–     25 кешедән 12се икмәк пешерүче – дүртәр кешедән торган өч бригада. Күбесе 50шәр ел эшләп, лаеклы ялга чыктылар. Коллективка яшь хезмәткәрләр килде. Шуның дүртесе – әле күптән түгел генә эшли башлады, – ди Наталья Васильевна. – Яшьләр икмәк пешерү заводына килергә ашкынып тормыйлар: монда төнлә дә эшләргә, физик хезмәт тә башкарырга кирәк, алар компьютерда утыруны яки халык күп булган кибетләрдә эшләүне өстен күрәләр.     

Бригадир Ирина Потапова икмәк заводына утыз яшьтән узгач икмәк пешерү өйрәнчеге булып килгән. Ул икмәк пешерү эшенең барлык нечкәлекләрен белә. Яшьләрне өйрәтә, һәм әгәр кирәк икән, өлкән буынга һәрчак ярдәм итә. Кешеләрнең Тәтеш икмәгенең тәмле булуы турындагы җылы сүзләре аның күңеленә сары май булып ята.  

Надежда Семенова заводта биш ел эшли. Ул биредән киткән дә булган, әмма кире килгән, икмәк пешерү һөнәре – үзенең вазифасы, дип хәл иткән. 

 – Икмәкнең өсте кызарсын һәм кетердәп торсын өчен, аңа мичтә чакта ук турыдан-туры су бөркелә. Ул – 200-240 градуслы кызулыкта, бер партиясе уртача алганда 45 минут пешә, – дип производство серләре белән уртаклаша ­Наталья Участкина. 

Камыр куючы Раиса Коробова икмәк пешерү заводында 14 ел эшли. Барлык икмәк-күмәч ризыклары өчен камырны үз сменасында ул әзерләп куя. Һәр  катнашма  төгәл үлчәнеп башкарыла, 100 килограмм онга нәрсә һәм никадәр салырга кирәклеген яттан белә.   
–     Мин инде кыз вакыттан ук икмәк заводында эшләргә, хуш исе тирә-юньгә аңкып торган кайнар икмәкне беренчеләрдән булып кулыма алырга хыялланган идем, – ди Раиса ­Ильинична. 
Батоннар производствода махсус машина ярдәмендә ясала, ә менә кабартмалар  бары тик кулдан эшләнә. Нәкъ тә бу эшне пешерүче-формага салучы Наталья Чилибьева башкара. Икмәк пешерү заводына ул 2000 елда җыештыручы булып килгән булган. 

– Бервакыт клиндер ясау цехындагы бер хезмәткәр авырып китте, миңа аны алмаштырып торуны үтенделәр. Прәннекләр, помадка, “әтәч­ләр” ясадык. Ел ярымнан соң мин икмәк пешерү цехында эшләргә теләк белдердем. Производство мөдире булып ул чакта Дуся Горбунова эшли иде. “Синең буең кыска, мичкә егылып төшәрсең дип куркам”, – дигән иде ул миңа. “Куркыныч түгел, мин көчле”, – дип елмаеп җавап биргән идем, – дип искә төшерә ­Наталья ­Ивановна.  

Икмәк пешерү заводында ир-егетләр – газ котельнясы операторлары – Андрей Горланов, Александр Палачев һәм Сергей Сачков бар. Алар мичнең эшләвен тикшереп торалар һәм ярдәм кирәк булганда хатын-кызларга булышалар. Икмәк пешерү заводында эш бәйрәмнәрдә дә, ялларда да туктап тормый. Башкача була да алмый, чөнки тә­тешлеләрнең өстәлендә һәр көнне яңа пешкән, кетердәп торган икмәк булырга тиеш.  


Икмәк пешерүче-бригадир Гөлсирә Галә­ветдинова Тәтеш­нең икмәк заводында 1980 елдан бирле эшли, ә бу 40 елдан күбрәк дигән сүз.  
– Актив, тынгысыз, таләпчән һәм җаваплы. Үз хезмәтен ярата, Тәтеш икмәге иң яхшысы булсын өчен барысын да эшли, – дип тасвирлый предприятие җитәкчелеге Гөлсирә Җиһангәрәй кызын. 
Икмәк пешерү заводында аның кызы Миләүшә Тимер­җанова да лаборант һәм склад мөдире булып хезмәт куя.  


Андрей Судариков Тәтешнең икмәк заводында 10 елдан күбрәк йөк төяп-бушатучы булып хезмәт куя. Аның эш көне иртәнге 6дан башлана, башта икмәкне балалар бакчаларына һәм хастаханәгә илтергә кирәк. Андрей Юрьевичның хезмәте җаваплы һәм кешеләргә бик кирәкле. 

Елена Дружинина (фотода – сулда) икмәк пешерү заводында – пешерүче-формага салучы,  Галина ­Овчаренко пе­шерүче-камыр куючы булып эшли. Хатын-кызлар бер бригадада хезмәт куялар. Аларның эш сменасы төрлечә: кайчакта кичке сәгать 9да, кайвакытларда иртәнге сәгать 3тә башлана. Шуңа да карамас­тан, хатын-кызлар үзләренең хезмәтләре турында җылы итеп сөйлиләр. Икмәгебез тәмле була, чөнки аңа күңел җылысы кушып пешерәбез, диләр. 

Сәхифәне үз хәберчеләребез әзерләде. Алена Пантюхина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев