Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иксез-чиксез җир йөзендә изге урыннар бар

Якынча 40 ел элек, 1983 елның 9 маенда, газетабызда “Улларына – әтиләренең батырлыгы турында” рубрикасы ­астында Иван Зайцевның “Батырлык юллары буйлап” дигән язма басылып чыккан булган

(Тәтеш, 11 март, “Тәтеш таңнары”, Мәдинә Ибәтуллина, ).

Сугыш ветераны Иван ­Михайлович хатирәләре белән уртак­лаш­кан: “Ул чактагы июнь якшәмбесендә яшь­тәш­ләремнең күбесе очрашулар, мавыктыргыч походлар, спорт ярышлары булыр дип ниятләп куйганнар иде. Тыныч якшәмбе. Иртән иртүк мин музыка тыңлыйсы килеп радиотапшыргычны кабыздым һәм кинәт дикторның кырыс тавышы: сугыш... Бер мизгелдә никадәрле якты өметләр, чынга ашмый калган никадәрле хыяллар чәлпәрәмә килде. Мин МТСта механик булып эшли идем, колхозларга иген үстерергә ярдәм иттем, укырга хыялландым.

Бер мизгелдә барысы да шунда ук үткәнгә әйләнде, ә сугыш – хәзергесенә.   
Без алгы сызыкка яшь, тәҗ­рибәсез килеш киттек, анда җир, агачлар, кошлар, бар тереклек яна иде. Китаптан укыган буенча без кешенең ничек кенә көчле булса да, түземлекнең дә чиге булуын белә идек. Ләкин утлы җирдәге сынаулар безне кешелек мөмкинлекләренә башкача карарга мәҗбүр итте. Безнең бу чиккә йөзләрчә тапкыр җиткән чаклар булды, ул чакта, бөтен җир йөзе кануннары буенча йөрәк туктарга тиеш кебек иде, ә без ялларсыз яшәүне, минометларны әзерлектә тотуны, кабат һөҗүмгә баруны дәвам иттек.  
Ленинград... Аның ташлары полкташ дусларым­ның да кайнар канына буялган. Без аның оборонасын нык тоттык. Фашистлар безне биләгән нокталардан чыгарырга тырышып, ут ачуны берничәшәр көн туктатмадылар, әмма гадел үчнең  изге тойгыларын үтерергә кемнең хәленнән килер икән? Без нәкъ тә шушы тойгыларга таянганбыз, дип уйлыйм мин хәзер. Һәрбер һөҗүмнән, алга барган һәрбер адымнан безгә көч һәм кыюлык өстәлгән.  

Хәрби бәрелешләрдән соң иптәшләремнең күп­челеге коммунистлар булдылар. Мин инде бары тик буйсындырылган Берлинда гына коммунист булачакмын дип сүз бирдем. Ләкин миңа анда кадәр барып җитү насыйп итмәде: 1943 елда мин каты яраландым. Әмма минем буын үз бурычын лаеклы үтәде һәм Ватанны дошманнан саклады. Ә коммунистка мин соңрак – 1946 елда кердем.  

Сугыш ­елларында ника­дәрле коточкыч көннәр яшәлгән! Искә төшкәчтен үк, чигәләрдә кан кайный, өтелгән яшьлегебез өчен ирексездән тамакка ачы төер утыра. 

Бүгенге малайлар бу кай­гылы вакыйгаларны белми­ләр, шулай да һәр гаиләдә әтиләренең яки олы абый­ларының хәрби фото­сурәтләре, атудан тишкә­ләнгән бескозырка яки төсе уңган пилотка сак­ланадыр, мөгаен – алар сугышның ачык дәлиле. Уллары һәм оныклары өчен махсус сак­лана. Аларның изге традиция буенча киләчәктә Ватаныбызның чикләрен, әтиләребез каны коелган җирләрне саклыйсы бар. 
Һәм иксез-чиксез җире­бездә һәркемнең йөрә­генә үтеп керә алырлык изге урыннар бар. Алар мәк­ләрнең ал төсләре кебек яналар, мәңгелек ут ялкыннары булып тирбәләләр, күкне нык обелисклар белән тәэсирләндерәләр.  

Кайгылы-­тантаналы плитәгә аяк баскач, барлык ке­ше­ләрне алар белән иң олы хисләр бәйли”. 

Красная Поляна авылында туган Иван Зайцев сугышка 1942 елда, 29 яшендә киткән. 1943 елда демобилизацияләнгән. Монастырский авылындагы  СПТУда озак еллар укытучы булып эшләгән.  
Сугыш ветераны турында безгә аның авылдашлары да сөйләде. 
– Аралашучан, ярдәмчел, һәрчак күз алдында булды, беркайчан да беркем белән низаглашмады, – диде Ольга ­Михайловна, Иван Зайцев хакында.
– Сугыш турында искә ала иде. Аны каты яралаганнар, фронттан аяксыз килеш кайткан. Мин учи­лищега 1962 елда эшкә урнаштым, ә Иван Михайлович инде “комбайннар” фәненнән укыта иде. Пенсиягә чыккач та эшләвен дәвам итте, – дип уртаклашты педагогика хезмәте ветераны Николай Редь­­кин. Аның хатыны Людмила Алексеевна болай дип өстәде:

– Хатыны Анастасия сатучы иде, училищеда каршында эшләп килүче буфетта һәм кибеттә хезмәт куйды. Ике балалары: кызлары Людмила һәм уллары Алевтин бар иде.    

– Алар ире белән эш­тән бирел­гән фатирда яшәделәр. Аннары улы белән почта янында йорт төзеделәр, хатыны вафат булды, әмма шулай килеп чыкты, улы да якты дөньядан иртә китте, ә килене Раиса хәзер Казанда яши, – дип дәвам итте Николай Иванович. – Коммунист булды, эш сөючән, трибунадан ышанычлы итеп сөйли, абруе бар иде, һөнәри белем бирү хезмәткәрләренең профсоюз комитеты рәисе булып торды. 

Иван Зайцев 1994 елда вафат булган, Монастырский авылына җирләнгән. 

Рәсемдә: Монастырский авылында Бөек Ватан сугышы ветераннары, 1980 ел.

фотоны Юлия Тимарина тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев