Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ил-көнгә тынычлык теләп...

Бидәңге авылы мәчетендә изге Рамазан аенда уздырылган ифтар ашында авыл кешеләре һәм читтә яшәүче якташлары, балалар ­катнашкан.

(Тәтеш, 23 апрель, “Тәтеш таңнары”). 

– Ураза ае җитәрәк мә­чет­нең эчен вә тышын сафландырып, бик яхшы итеп юып, тәртипкә китерделәр, – диде редакциябезгә килгән Роза апа Әхмәдиева. – Ифтарга халык күп килде. Ульяновскидан кайтучылар да булды. Әлеге шәһәрдә яшәүче Гөлгенә һәм Алмаз Вәлиуллиннар күп итеп ризыклар биреп җибәргәннәр иде. Авыл халкы да күчтәнәчләр белән килде. Ифтарны авыл имамы Назыйф Басыйров Рамазан-шәриф ае турындагы үтемле вәгазь белән ачып җибәрде. Ил-көннәр иминлеге, тынычлык теләп Равил Әхмәдиев, Рафис Хөснетдинов һәм Аб­дуллаҗан, фамилиясен хәтер­ләмим, Коръән сүрәләре укыдылар. Читтән кайткан кунак, Бидәңге кияве Илшат азан әйтте. 

Роза апа сөйләвенчә, татлы җимешләр белән авыз ачкач, ахшам намазы укылган. Ифтарга килгән сабыйларның җәмәгать белән намаз укырга басуы, бигрәк тә зур шатлык булган. 

– Балаларның сәҗдәгә китү­ләрен күргәч, хәтта күңелләр нечкәрде, – ди Роза апа эчке бер шатлык хисләрен белдереп. – Шулай ук әрвахларга дога кылдык. Шәфкать туташы Әлфия Абдрахманова соңыннан һәркемгә, ифтарга әзерләнгәндә ярдәм итүчеләргә, оештырып йө­рү­челәргә җылы ихтирам сүзләрен белдереп, ил-көннәр иминлеге, тынычлык теләп чыгыш ясады. Ифтар ир-атларның кү­мәк тәкъбир әйтүе белән ­тә­мамланды.

фотоларны Роза апа Әхмәдиева тәгъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев