Реклама
Җәмгыять
Илкүләм проектка икътисадның чимал булмаган тармакларының 227 предприятиесе җәлеп ителгән
Татарстан бишенче ел «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыра.
(Тәтеш, 5 август, «Тәтеш таңнары»). Татарстанда ярты ел эчендә икътисадның чимал булмаган тармаклары предприятиеләренең «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектына җәлеп ителү планы арттырып үтәлде. Бу хакта ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәр итә.
«2023 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча илкүләм проектка икътисадның база чимал булмаган тармакларының 227 предприятиесе җәлеп ителгән. План күрсәткече 204 предприятие булган. Предприятиеләрнең 4 меңнән артык хезмәткәре укытылган (план 3 313 хезмәткәр), «Сакчыл җитештерү» юнәлеше буенча 88 проект гамәлгә ашырылган (план күрсәткече 96 проект булган)», – дип билгеләп үтә Премьер–министр урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко.
Татарстан бишенче ел «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыра.
Предприятиеләргә төп укыту блогыннан тыш процесслар фабрикасында практик тренинг узу мөмкинлеге бирелә. Республикада Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендәге компетенцияләр Төбәк Үзәге базасында шундый ике фабрика эшли.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/ilkulam-proektka-iktisadnyn-cimal-bulmagan-tarmaklarynyn-227-predpriyatiese-alep-itelgan-5874574
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев