«Иминлек әлифбасы!» дип исемләнгән интерактив чара узды
Педагог - оештыручы балаларны юлларда бик сак булырга кирәклеге турында кисәтте.
Бүген педагог-оештыручы Тәтеш татар урта мәктәбе укучылар өчен «Иминлек әлифбасы!» дип исемләнгән интерактив чара үткәрде. Аны «Форпост» үзәге МБУ хәбәр итә.
Педагог-оештыручы балаларны юлларда бик сак булырга кирәклеге турында кисәтте. Юл хәрәкәте кагыйдәләре турында сөйләде.
Барлык балалар да, юл кагыйдәләрен һәм зирәклек буенча белемнәрен күрсәттеләр, кагыйдәләрне белергә генә түгел, ә төгәл башкарырга кирәклеген дә нык үзләштерделәр.
Чара азагында балаларга яктылык кайтаручы элементлар өләштеләр һәм аларны, юл өлешендә күренер өчен, кайда урнаштырырга кирәклеген искә төшерделәр.
Фотоларны «Форпост» үзәге МБУ тәкъдим итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев