Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә Бөек Ватан сугышы ветераннарына 75 һәм 50 мең сум күләмендә акча биреләчәк

Татарстан Республикасының пенсия фонды бүлеге идарәчесе белдергәнчә, әлеге акча белән берьюлы шулай ук ел саен Җиңү көнендә бирелә торган акча да түләнәчәк.

(Тәтеш, 11 февраль, “Тәтеш таңнары”). Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан быел Бөек Ватан сугышы ветераннарына 75 һәм 50 мең сум күләмендә акча бирелә. Россия пенсия фондының Татарстан Республикасы Идарәсе башлыгы Эдуард Вафин шул хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта журналистларга хәбәр итте. Ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Санкт-Петербурга ветераннар белән оештырылган очрашуда шул хакта әйткәнлеген искәртеп үтте. Сугыш ветераннарына бер тапкыр бирелә торган акча турында февраль башында Россия Федерациясе Президенты тарафыннан 100нче номерлы Указга имза куелган. 

Пенсия фонды вәкиле Эдуард Вафин белдергәнчә, әлеге акча Татарстанда 33 мең 209 кеше биреләчәк. Шуның 8801нә – 75 мең сум, 24 мең 408нә 50 мең сум акча түләнер дип көтелә. 

“Имзаланган Боерык нигезендә, сугыш инвалидларына, сугышта катнашучыларга, Ленинград блокадасындагы кешеләргә, балигълык яшенә җитмәгән килеш концлагерьләрдә тоткынлыкта булучыларга – 75 мең сум, тыл эшчәннәренә, балигълык яшеннән концлагерьләрдә булучыларга 50 мең сум акча биреләчәк. Әлеге акчаның Бөек Җиңү көнендә ел саен түләнә торган 10 мең сумга кагылышы юк, ул да шулай ук биреләчәк”, – дип ассызыклады Эдуард Вафин.

Ул узган елны республикабызда 14 миллион 770 мең ум акча түләнүе турында әйтте. “Агымдагы елда 1,9 миллиард сум акча түләнәчәк”, – диде пенсия фонды идарәсе белгече.
 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев