“Җиңү армиясенә кушыл!”
Татарстанда контракт буенча хезмәт итүне хуплау буенча “Җиңү армиясенә кушыл!” ватанпәрвәрлек марафоны булды.
Киң күләмле акция 60тан күбрәк кунакны җыйды, алар арасында – махсус хәрби операция геройлары, аларның гаилә әгъзалары, контракт буенча җыю пунктлары, хәрби комиссариатлар, социаль хезмәтләр, хәйрия оешмалары вәкилләре, Татарстан районнары башлыклары һәм республика министрлары бар иде.
Республикабызның барлык районнарында, шул исәптән Тәтеш районында да, тамашачылар хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә социаль ярдәм чаралары, ТРда арттырылган түләүләр кемгә тиешле булуы, ничек итеп контракт төзү һәм 1,5 миллион сумга кадәр акча алу хакында мәгълүматлар белә алдылар.
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов Казан телестудиясенең туры эфирында чыгыш ясап, тәтешлеләрнең сугышчыларга, аларның гаиләләренә нинди ярдәм күрсәтүләре турында сөйләде, шулай ук махсус хәрби операция зонасында булган вакытта алган кичерешләре белән уртаклашты.
– Беренче тапкыр баруыбыз 2022 елның март башында булды, 44 тонна йөк илтеп тапшырылды. Барлыгы 500 миллион сумнан артыклык мең тоннадан күбрәк гуманитар ярдәм җибәрелде. Башта бу азык-төлекләр, киемнәр булса, хәзер инде махсус техника: коллиматорлы прицеллар, квадрокоптерлар, интернетлы спутник элемтәсе җиһазлары алабыз. Сугышчылар үтенече буенча төрле модификацияләрдәге автомобильләр сатып алабыз, бер ел эчендә 27 автомобиль тапшырдык.
Узган атнада, пәнҗешәмбе көнне, без чираттагы сәфәрдән кайттык, ЛХР һәм ДХРда булдык. Без махсус хәрби операциядә катнашучы Татарстан хәрби хезмәткәрләре белән очраштык, аларга республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырдык. “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены медаленә ия булучы сугышчылар арасында тәтешлеләр дә бар иде, мин моның белән горурланам, – дип уртаклашты Рәмис Хатыйп улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев