Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Инвалид бала һәм балачактан инвалид булганнарны тәрбияләгән өчен түләү 1 июльдән 10 мең сумга кадәр артты

Мондый күләмдәге түләү инвалид балаларны уллыкка яки кызлыкка алучыларга яисә балачактан беренче төркем инвалид булучыларны тәрбияләгән әти-әниләргә, шулай ук опекуннарга һәм карап үстерүчеләргә бирелә.

 (Тәтеш, 5 июль, "Тәтеш таңнары").  Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә, инвалид бала һәм балачактан беренче төркем инвалид булганнарны карап тәрбияләгән өчен 2019 елның 1 июленнән айлык акчалата түләү артты.
Аның күләме ике тапкырга диярлек үсте, 5,5 меңнән 10 мең сумга кадәр.

Мондый күләмдәге түләү инвалид балаларны уллыкка яки кызлыкка алучыларга яисә балачактан беренче төркем инвалид булучыларны тәрбияләгән әти-әниләргә, шулай ук опекуннарга һәм карап үстерүчеләргә бирелә.

Башка тәрбия кылучыларга түләү элекке күләмдә бирелә, ул бүгенге көндә 1,2 мең сум тәшкил итә.
Мондый артым районыбызда инвалид бала карап тәрбия­ләүне тормышка ашырган 61 гаиләгә кагылды, күрсәтелгән түләү 1 июльдән яңа күләмдә юлланылды.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев