Иоковода күптән түгел кәшәнә төзелеше тәмамланган
Иоковода күптән түгел кәшәнә төзелеше тәмамланган, аңа гөмбәзне Жуково авыл җирлеге башлыгы Николай Сапожников Ростовтан алып кайткан.
(Тәтеш, 25 гыйнвар, «Тәтеш таннары»). Иоковода күптән түгел кәшәнә төзелеше тәмамланган, аңа гөмбәзне Жуково авыл җирлеге башлыгы Николай Сапожников Ростовтан алып кайткан. Тәтешле Илгиз Ибраһимов аны югарыга күтәреп кую өчен техника белән ярдәм иткән.
Шунысы игътибарга лаек, авылда туып, хәзерге вакытта Тәтештә яшәүче кешеләр дә әлеге игелекле гамәлдә катнашкан. Кәшәнә төзелешен Николай Сергеев башкарган, Николай Пирогов, Виктор Светловта үзләреннән өлеш керткән.
Ирле-хатынлы Виктор һәм Валентинаның кече ватаны – Урюм авылы, Светловлар анда да шулай ук еш кайталар икән. Бу юлы алар сабыйларга бүләк алыр өчен балалар бакчасына иганә ярдәме күрсәткән.
“Кече ватан безне тормышка чыгарды, тәрбияләде, хәзер без аңа булышырга тиеш”, – диләр мәрхәмәтле тәтешлеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев