Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йөрәк, күз табибларына баралар

“Сәламәтлек саклау” һәм “Демография” илкүләм проектларын гамәлгә ашыру кысаларында Тәтеш районында мобиль поликлиника эшли.

(Тәтеш, 10 март, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова).

Хәзерге вакытта Олы Шәмәк ­авылында урнашкан күчмә комплекста регистратура, лаборатория, функциональ диагностика, кардиолог, окулист, невролог, ­уролог һәм кан ­тамырлары хирургы бүлмәләре бар. 

– Авыл кешеләре Ка­занның 7нче шәһәр хас­таханәсе белгечләренә кабул итүгә актив рә­вештә язылалар, – дигән мәгълүматны җиткерде Олы Шәмәк табиб амбулаториясе мөдире Регина Кильганова. – Көн саен 18-20шәр кеше килә, шуның 60-70 проценты – өлкән буын кешеләре. Нигездә кардиологка, неврологка, окулистка эләгергә телиләр. Табибларның барысы да тәҗрибәлеләр. Кешеләрнең күпчелеге бер белгечтә консультация алганнан соң, аннары инде башкаларына да языла. Һәм бу дөрес тә, әгәр ниндидер чир бар икән, аны азган килеш дәвалауга караганда, башлангыч стадиядә ачыкласаң яхшырак. Әгәр табибка ки­лү­челәрдә берәр нәрсә ачыкланса, аны өстәмә тикшеренүгә җибәрәләр. Мобиль поликлиниканың безнең авылда күпмегә кадәр булырга тиешлеге турында әлегә аерым бер вакыт юк. Барысы  да автоклиника урнашкан Олы Шәмәк кешеләренә һәм якын-тирә авылларда яшәүчеләргә, белгечләргә каралырга теләүчеләргә бәйле. Аннары автомашина Бакырчыга күченә.  

– Табибларның барысы да әйбәтләр, – ди авыл кешесе Олеся Николаевна. –  Яхшы итеп карыйлар, игътибар белән тыңлыйлар, чир билгеләре белән кызыксыналар, аның ничек башлануы хакында сорыйлар. Без Олы Бисәрдән биш кеше килдек, мобиль клиникадан кайтканда юлда кабул итү ба­рышы турында фикер алыштык, барыбыз да канәгать калдык. Кардиолог, окулист – бик игътибарлы табиблар, дарулар билгеләделәр, без инде барысын да сатып алдык, уколга йөрибез. Без – авыл кешеләре өчен бик уңайлы итеп ясадылар, унар чак­рым барып йөрергә дә кирәкми, белгечләр – янәшәбездә.  

Авыл кешеләрен кабул итүче табиблар да шулай ук пациентлар турында җылы сүзләр белән сөйлиләр. 
– Безнең янга киң кү­ңелле кешеләр килә, – дип уртаклаша невролог Анатолий Волков. – Безгә хөрмәт белән караулары, сә­ламәтлекләрендәге проблемалары турында сөйләүләре, ышанулары сөендерә. Һәм без аларга һөнәри ярдәм күрсәтергә тырышабыз.  

фотоны Регина Кильганова тәкъдим итте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев