Җир җиләкләрен җыям, диде шәһәрле Галия апа
Җәмгыять

Җир җиләкләрен җыям, диде шәһәрле Галия апа

Табигать үзенең җимешләре белән мулдан сыйлый башлады. Районыбыз кешеләре тау битләрендә, аланнарда, ачыклыкларда пешкән җир җиләген җыеп кинәнә. Быел ул, тәтешлеләр әйтүенчә, сипкән кебек. 

(Тәтеш, 22 июль, “Тәтеш таңнары”).

– Без Тәтештән ерак түгел генә бер ачыклык урынга барабыз. Аның аерым әйтеп йөртелә торган исеме дә юк инде. Җиләкнең күплеген белсәгез иде. Шундый эреләр, чиләкне бер мизгелдә җыеп тутырдык. Кайттым да, кайнатма ясадым. Катыргычка да куям. Кышын мунчадан чыккач, тәмләп чәй эчәбез. Җәйнең хуш исле аена кайткандай тоябыз үзебезне, – диде шәһәрле Галия апа.  

Җир җиләге кайнатмасы
 
Җир җиләге – 4 стакан. 
Шикәр комы – 4 стакан.
Лимон кислотасы – 1 грамм. 
Жир жиләгенең төпләрен чистартабыз. Юып, сөлгегә җәеп, киптерәбез. Җиләкләрне кайнатма әзерләнәчәк савытка салабыз, шикәр комы кушабыз. Алдан 1 аш кашыгы суда җебетелгән лимон кислотасы өстибез. Болай эшләү кайнатманы матур, куе төсле итәчәк. 
Җиләкләрне, үз суы бүленеп чыксын өчен, берничә сәгатькә яки төнгә калдырабыз. Вакыт узганнан соң, савытны сүрән утка куябыз һәм 5 минут кайнатабыз. Өстенә җыелган күбекне җыябыз. Уттан алып, яңадан бер тәүлеккә калдырабыз. Икенче көнне тагын 5 минут кайнатып алабыз. Кайнар килеш банкаларга тутырып, ябып куябыз.


Нет комментариев