Иректән мәхрүм ителгән
Элек хөкем ителгән 35 яшьлек тәтешле административ күзәтчелек буенча кабат тәртип бозган өчен хөкем ителгән.
(Тәтеш, 24 февраль, “Тәтеш таңнары”).
– Суд аны РФ Җинаять кодексының 314.1нче маддәсенең 2нче өлешендә каралган җинаять (административ хокук бозган зат белән бәйле, аңа федераль закон нигезендә суд тарафыннан административ күзәтчелек, административ чикләүләр билгеләнгән затның моны күп тапкырлар үтәмәве) кылуда гаепле дип таныды, – дип хәбәр иттеләр Тәтеш районы прокуратурасы хезмәткәрләре. – Гаепләнүчегә карата суд карары белән бер ел элек административ күзәтчелек һәм административ чикләүләр билгеләнгән иде. Хөкем ителүче 2022 елның апреленнән алып июль аена кадәр берничә тапкыр административ чикләүләрне үтәмәгән, шул ук вакытта хокук бозган – исерек хәлдә транспорт йөрткән. Суд гаепләнүченең хөкем ителгәнлеге булуын исәпкә алып, аны 4 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә кырыс тәртиптәге төзәтү колониясендә җәза үтү хөкемен чыгарды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев