Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ирина Ефимова: Китап белән кызыксыну гомер буена сузылсын

27 май – Гомумроссия китапханәләр көне.

(Тәтеш, 27 май, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова). Яңа Льяшево Пүчинкәсе ки­тапханәче Ирина Ефимовага авылдагы белем хәзинәсе йорты балачактан ук таныш.

– Жуковода тудым, анда минем апам – Валентина Батракова күп еллар китапханә белән җитәкчелек итте, мин аның янына йөрергә бик ярата идем. Миңа биредә күп китаплар тезелгән киштәләр, төрле тематик күргәзмәләр бик кызык һәм мавыктыргыч булды, китап тышлыкларын карап йөри идем. Халык күп килде, апам карточкалар тутыра, нәрсә укырга кирәклеген киңәш итә иде, – дип уртаклаша Ирина ­Владимировна.

Ул үзен китап йорты мөдире булырмын дип беркайчан да уйламаган, тик бу аңа башка авылда насыйп була һәм шунда үз гаиләсен дә кора.

– Тәкъдим иткәч, баш тарт­мадым, булдыра алачагыма ышандым. Монда мин ун ел эшлим инде. Беренче елларда халык күбрәк иде, хәзер азрак, безгә куелган план бар, мин аны үтәп барырга тырышам. Бездә ике меңнән артык саклау берәмлеге, матур әдәбият җитәрлек. Вакытлы матбугатның популярлыгы арта, авыл халкы журналларның яңа чыгарылышларын көтә, – ди китапханәче.

Әле аның карамагында – биш торак пункт, тик аларда халык күп түгел. Ирина Ефимова велосипедта үзенең күчмә китапханәсе белән план буенча һәрберсендә була. 

– Тайба-Таушевода Мусаевлар гаиләсе бар, анда биш бала тәрбияләнә, – дип сөй­ли хатын-кыз. – Кайвакыт чараларны алар белән өйдә үткә­рәм. Балаларга кызык, һәрвакыт сорау­лар бирәләр. Әкият тыңларга бик яраталар. Балаларның зур игътибар һәм ышаныч белән тыңлауларына мин бик сөенәм. Алар, китапханәнең башка дуслары кебек үк, китап белән кызыксынуларын саклап калырлар, һәм ул аларга гомер буе ярдәм итәр дип ышанам.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев