IT-җинаятьләрне булдырмаска
Тәтеш районы прокуратурасы кредит-банк оешмалары җитәкчеләре һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән IT-технологияләр кулланып кылына торган җинаятьләрне профилактикалау максатыннан эшлекле киңәшмә уздырды.
Киңәшмә барышында гражданнарның кредит бирү турындагы мөрәҗәгатьләре, исәп-хисап счетларыннан зур суммадагы акчаларны алу, гражданга (банк клиентына) карата кылына торган мошенниклык гамәлләре турында шикләр булганда кредит-банк оешмаларының хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды.
– 2023 елда IT-технологияләр ярдәмендә теркәлгән җинаятьләр саны 2022 ел белән чагыштырганда артты. Бу төр җинаятьне ачу авыр, чөнки җинаятьчеләр Тәтеш районыннан читтә, шул исәптән чит илдә дә булырга мөмкин. Тәтеш районында яшәүчеләргә карата кылынган мошенниклык зыяны 2023 елда 12 000 000 сумнан артык тәшкил итә, – дип хәбәр итте Тәтеш районы прокуратурасы хезмәткәрләре.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев