Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Изгелек ул – беркайчан да тузмый торган хәзинә

Кешенең күңелендә һәм йөрәгендә юмартлык барлыгын аның кылган гамәленә карап бәялибез.

(Тәтеш, 24 июль, "Тәтеш таңнары")  Тәтештә шушы араларда районның “Колос” агрофирмасы һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова күп балалы гаиләләргә хәйрия ярдәме күрсәтте. 

Районның татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова әйтүенчә, күп балалы гаиләләрнең исемлеге социаль ярдәм бүлегеннән бирелгән. “Тәтештән, Үтәмештән, Бакырчыдан берничә гаилә балаларга киемнәр алды”, – дип төгәллек кертте Асия Заһир кызы.  

“Ишле гаиләләргә булышлык итү зур әһәмияткә ия. Чөнки хәзерге катлаулы заманда бөтен нәрсәгә дә акча җиткезә алмаган чаклар еш була. Тормышта гаилә кыйммәтләре иң мөһим булган кешеләр зур ихтирамга һәм зур булышлыкка лаек, – дип уртаклашты район гәҗите хәбәрчеләре белән Рима Гомәр кызы, – балаларга киемнәр бүләк итеп, аларны аеруча да сөендерәсе килә”. 

“Рима апа, бик зур рәхмәт сезгә. Безгә барысы да бик ошады”, – дип күчтәнәчләр өчен ихлас рәхмәтләрен ирештерделәр Тәтештән бертуган кызлар.

Үтәмештән әнисе белән кызы килгән иде. Авылда яшәүче ханым үзенең тормыш тарихы һәм гаиләсе хакында сөйләде. “Районыбызда күп балалы гаиләләрне хөрмәтләгәннәре, зурлаганнары өчен рәхмәт яусын. Бу безнең өчен зур ярдәм”, – дип күңел кичерешләрен белдерде ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев