Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Изгеләр яшәгән урын. Дәвамы.

Гәҗит укучыларыбызны Зур Әтрәчтәге изгеләр зиратына бәйле булган риваятьләр белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.

(Тәтеш, 8 август, "Тәтеш таңнары", Сания Сәмигуллина әңгәмәсе, ахыры бар). Гәҗит укучыларыбызны Зур Әтрәчтәге изгеләр зиратына бәйле булган риваятьләр белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.

“Күрше авылдан соңга калып кайтучы бер абзыйның күзе очраклы гына “Изгеләр зираты” өстенә төшә, Акбүз атка атланган ике яшь егет сүзсез генә зираттагы каберлекләргә куелган таш янында басып торалар иде, дип искә ала торган була ул. Башта каушап калсам да, куркуымны җиңеп: “Сез кемнәр? Монда нишләп йөрисез?” – дигән соравына алар без изге җирләрне сакларга җибәрелгән, дип җавап биргәннәр ди имеш. Бөек Ватан сугышы елларына кадәр мондый гаҗәп хәлләр күренгәләгән, айлы төннәрдә ат кешнәве ишетелгән һәм күләгәләр күренә торган булган дигәннәр борынгылар. Риваятьләргә караганда, Әтрәчтә Сабан туйлары бик зур итеп үткәрелгәнлеген сөйлиләр. Шунысы таң калдыра, Сабан туе тәмамлануга күптән көтелгән яңгыр явып узган! 

Изгеләр янындагы чишмәнең шифасы хакында да авыл кешеләреннән төрле күңел кичерешләрен ишетергә мөмкин. Әлеге чишмәгә якын тирәдәге авылларда яшәүчеләр дә суга киләләр, чирләрдән сихәтләнәләр, – ди тарихчы Мөнир абый Вәлиев. – Галимнәр һәм дин белгечләре раславынча, аның шифасын көмеш белән бәйле дип аңлаталар. 
Зиратка килгәндә, кабер ташлары өчен материаллар кайдан алынуы билгесез, безнең тирәлектә мондый таш ятмалары юк. Күрәсең ерактан китерелгәндер, мөгаен. Аларны елның нинди генә фасылында тотып карасаң да, үзенә генә хас бер җылылык биреп торалар... Монысы да гаҗәп күренеш!

Каберлектә табылган Әтрәч бабай ташында түбәндәге сүзләр язылган: “Ул исән, мәңге үлемсез, Аллаһының кодрәте белән...”. Безнең җирлектә төрле танылган язучылар, җәмәгать эшлеклеләре дә булганлыгын төрле чыганаклардан укып белеп була. Авыл халкына килсәк, ул искиткеч кунакчыл, аралашучан һәм тау ягы сөйләме аларны тагын да үзенчәлекле итә. Биредә җыр-моңга ия, эшчән, сәләтле халык гомер кичерә. 

Халык борын-борыннан игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгән. Мәктәпләр булмаса да кешеләрнең күпчелеге укый, яза белгән. Мәчеттә мулла яки мөэзиндә белем алганнар, дин гыйлеме генә түгел, ә математика нигезләрен дә өйрәнгәннәре мәгълүм. Инде мәчетләр турында сүз чыккач, алар турында да әйтеп китим әле. 

Әтрәчтә иман йорты 1865 елда төзелә, ә 1874 елда ул Җәмигъ мәчете итеп үзгәртелә. Анда мәдрәсә дә эшләгән һәм биредә бары тик ир балалар гына укыган”, – диде авыл тарихын өйрәнүче Мөнир Бәдретдин улы, “Мең өйле Шонгаты” яки “Әтрәч кенәзлеге” тарихы дигән китабындагы мәгълүматлар белән ­уртаклашып. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев