Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Изгеләр яшәгән урын (Дәвамы. Ахыра бар)

Әтрәч җирлегендәге изгеләр зираты белән бәйле булган мәгълүматларны дәвам ­итәбез.

(Тәтеш, 27 июль, "Тәтеш таңнары", Сания Сәмигуллина әңгәмәсе, автор фотосы).  Әтрәч җирлегендәге изгеләр зираты белән бәйле булган мәгълүматларны дәвам ­итәбез. 

“Бу каберлек (XIII-XIV гасырлар) авылның көнчыгышында, иң кырый йортлардан 200 – 300 метр ераклыкта урнашкан, 7,6 – 9 гектар җир канау белән чикләнеп алынган булган.
XVIIII гасыр ахырында биредә 41 таш булуы теркәлгән, 1949 елда 22гә кала, 1961 елда 16 таш кына сакланып кала. “Кайрак ташларда” куфи язмалары булуы ачыклана. Күбесе рельефлы яки чокып язылган. 1964 – 1971 елларда каберлек өсте ачыла, берсе – хатын-кыз (1361 елгы), икенчесе  ир-ат була. Картлар сөйләвенчә, аларның кыяфәтләре угыр-фин кабиләләренә охшаш икәнлеге искәртелә. Суган кабыгына төрелгән яки мумиеләштерелгән җәсәдне ачкач, аның искиткеч хәлдә саклануын күреп таң калалар, ләкин һава үтеп керү тәэсирендә бик тиз каралганнар, дип сөйләгәннәрен ишеткәнем бар. 1981 елда табылган хәзинәдә бакыр акчалар, Мөхәммәт хан солтан дип язылган кашлы балдак та була анда. Каберлектәге җиде курганның булуы да кызыклы, ләкин алар җиргә иңеп беткән диярлек. Икенче бер кабер ташында язылган язма да кызыксыну уята, ул 1242 елга карый: 84 яшендә адад тарих алты йөз кырык икедә вафат булды, 642 һиҗри ел.

1308 елгы кабер ташына да игътибарны юнәлтәсе килә. Али-хаҗи улы, Әтрәч хаҗи, (аның) улы Абу-бәкер хаҗи, (аның) улы Алып-хаҗиның кабер тамгасы. 

Ә Шәһри Болгар музеенда Әтрәч кызы дип язылган таш та саклана. Ничек кенә булмасын, Әтрәчкә нигез салучы йә бик батыр сугышчы, йә бик изге кеше булырга тиешлеге аңлашыла. Бу чорда зур җир биләмәләре нәкъ тә менә шушы катлау кешеләренә генә атап бирелгән”, – ди Мөнир Бәдертдин улы, “Мең өйле Шонгаты яки Әтрәч кенәзлеге тарихы” дигән ­китабында.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев