Извил Сафин: Район газетасын 20 елдан күбрәк яздырам
(Тәтеш, 17 декабрь, “Тәтеш таңнары”).
Извил Сафин, Тәтеш:
– Район газетасын 20 елдан күбрәк яздырам. Яңалыклар баганасыннан укый башлыйм, кайда нәрсә булганлыгын, тәтешлеләр нинди югары исемнәр алуын, нинди уңышка ирешүләрен беләм. Әле тагын мине районның агросәнәгате турындагы мәгълүматлар бик кызыксындыра, чөнки әтием кебек мин дә озак еллар авыл хуҗалыгында эшләдем. Игенчеләребез, чөгендер игүчеләребез нинди уңыш алуын карыйм, республикада алар беренчеләр арасында – моның белән горурланам. Хезмәт династияләре турында укуы шулай ук кызыклы. Гәрчә үзем киңәшләр бирергә яратмасам да, “Тәтеш таңнары”нда төрле эшчәнлек өлкәләрендәге белгечләрнең киңәшләрен укыйм, аларның кирәге чыгу ихтималы бар. Игълан яки котлау бирергә кирәк булганда, редакциягә үзем киләм. Җирлектәге матбугат һәрбер йортка кирәк, ул районыбызда яшәүчеләрнең барысын да берләштерүче үзенә бер төрле мәгълүмат кыры булып тора.
фото: Галина Таҗетдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев