Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кадетлык исемен хөрмәтләргә ант бирделәр

Тәтештә кадетларга багышланган тантаналы чара булып узды.

(Тәтеш, 2 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Тәтештәге кадет мәктәп-интернатының 40 укучысы Ватанга ышанычлы һәм тугры хезмәт итәргә вәгъдә биреп, ант кабул итте.

Чара Бөек Җиңүнең 75 еллыгында бу юлы истәлекле һәм изге урында – Дан Монументы янында узуы белән әһәмиятле, бу аңа аерым бер тантаналы төсмер өстәде. 

Кояшлы шимбә көнендә бәйрәмгә кадетлар, укытучылар составы, хакимият вәкилләре һәм шәкертләрнең ата-аналары тантана шатлыгын уртаклашырга килде.

“Бүген сезнең өчен тантаналы һәм дулкынландыргыч вакыйга, – дип мөрәҗәгать итте кадетларга район башлыгы урынбасары Евгений Курков. – Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов исеменнән һәм шәхсән үземнән сезне чын күңелдән истәлекле, әһәмиятле вакыйга – кадетларның ант бирүе белән котлыйм. Кадет булу – бу бары тик кием кию генә түгел, шулай ук авырлык­лардан курыкмау да, дуслыкны кадерләү һәм тырышып, нык­лап уку, үз максатларыңа ышанычлы рәвештә бару. Нык сәламәтлек, укуда, спортта һәм иҗатта уңышлар телим, дусларыгызга сүз белән дә, эш белән дә ярдәм итегез, өлкәннәрне хөрмәтләгез, онытмагыз, сез ант бирдегез, Тәтешнең кадет мәктәбе шәкертләренең намусын югары бәяләгез”.

Районның хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин җылы теләкләрен белдереп, бүген ант биргән кадетлар өчен җиңел булмаган яңа юлга старт бирелде дип билгеләп үтте. “Бу сезгә күп нәрсәләр йөкли, – диде ул. – Яхшы һәм бик әйбәт укуны, барлык эшләрдә уңышларга ирешүне”.

Шәһәрле Олег Евсеев ата-аналар исеменнән чыгыш ясап, кадет анты – хәрби антка тиң һәм кадетларга яхшы укырга, намуслы, тугры булырга, кадетлык намусын хөрмәтләргә фатыйха бирә, диде. Тантана кысаларында тугыз малайга һәм кызга укудагы уңышлары, бик яхшы тәртипләре өчен медаль тапшырылды һәм махсус кадет: вице-сержант, вице-кече сержант, өлкән кадет дигән исемнәре бирелде. Тәтешнең кадет мәктәбенең тарихында беренче тапкыр вице-өлкән сержант дигән югары исем егеткә түгел, ә кызга – ­Анастасия Мальковага бирелде.

Укучылар ант биреп, чын кадетларга әверелә – алар рәсми дәрәҗә генә алып калмый­ча, шулай ук киемнәре һәм медальләре йөк­лә­гән барлык җаваплылыкны да аңлыйлар. 
“Мәктәптә укуы җиңелләрдән түгел, педагоглар кырыс, без тырышабыз, – дип уртаклаштылар мәктәп шәкертләре, – бүген без үзебезнең Ватаныбызга тугры булырга ант бирдек, димәк, кадетның югары исемен аклар өчен барысын да эшлибез дигән сүз”.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев