Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кадыштан Гөлнара Липкина буш вакытын балалары белән уздырырга тырыша

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне

(Тәтеш, 8 март, “Тәтеш таңнары”, Елена Калашникова).
Гөлнара Ринат кызы  кебекләр турында “Көчле хатын-кыз” диләр. Ул чынлап та нык һәм тәвәккәл дигән тәэсирләр тудыра, ләкин сүз балалары ­турында башланып киткәнчегә кадәр генә. Шул чакта аның йөзендә елмаю ­барлыкка килә, күзләренә яшь тула.  

Олы улы Айратны берь­ялгызы үстергән: шулай килеп чыккан, Гөлнара Ринат кызы малае өчен әни дә, әти дә булган.  

– Мәктәптән соң Яр Чаллыда машина төзү заводында ОТК контролеры булып эшләдем. 22 яшемдә бала белән ялгызым калдым, Олы Тархан авылына әти-әни янына кайттым. Әни бик яшьли гүр иясе булды, кече энем белән сеңлем әле бала гына иделәр. Бик кыенлыклар кичердек. Ул вакытларны искә төшерүе дә авыр, – ди күңел әрнүе белән Гөлнара Ринат кызы.  

Ун ел элек аның тормышында Андрей очраган. Өйләнешкәннәр. Бер-бер артлы кызлары Елизавета белән уллары Руслан туган. Олысы Айрат бу вакытка мәктәпне тәмамлап, педагогика училищесына укырга кергән. 

– Иремнең әти-әнисе Геннадий Аркадьевич белән Валентина Михайловна әти белән әниемне алыштырды дип әйтергә була, мин аларга күп нәрсәләр өчен рәхмәтле. Тату зур гаилә булып бергә гомер кичерәбез. Безнең өйдә кунаклар еш була. Кыскасы, ямансуламыйбыз, – дип уртаклаша Гөлнара Ринат кызы. – Каенатам белән ирем көне буе эштә, шулай булгач йорт хуҗалыгындагы эш-мәшәкатьләр, терлекләрне карау әбием белән минем өстә (автор искәрмәсе: сөйләшү барышында әңгә­мәдәшем үзенең каенанасын назлы итеп нәкъ тә шулай дип атый).        

Гөлнара Ринат кызы “Татарстан” агрофирмасында сы­ер савучы булып эшли, ул бу һөнәрнең барлык нечкәлекләрен һәм серләрен бик яхшы белә, чөнки хезмәтенә яшүсмер чакта, 15 яшендә вакытта килгән. Берникадәр өзеклек булган, әмма, Олы Тарханга кайткач, ул кабат терлекчелек тармагына барган. Хәзер ул – машина белән саву операторлары конкурсының алыштыргысыз катнашучысы, анда югары нәтиҗәләргә ирешә.    

Әгәр кече балалары – мәктәп укучылары – кайгыртучан әнисе канаты астында булсалар, олысы Айрат, армиядә хезмәт итеп, хәрби һөнәрне сайлаган. Ул махсус хәрби операциядә беренче көннән үк катнаша. Батырлык ордены, “Сириядә хәрби операциядә катнашучы” һәм “2022 елның гыйнварында тынычлык урнаштыру операциясе”, “Хезмәтләр өчен” медальләре белән бүләкләнгән. Айрат – зур гаиләнең горурлыгы, һәм аның сирәк кенә булса да кайтуы – өйдәгеләре өчен чын бәйрәмгә әверелә. Әле күптән түгел генә ул Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасы тантанасын ачуга чакырылучылар арасында булган.   

–     Махсус хәрби операция башлангач, акылдан язам дип торам. Мин бу көнне, узган елның 24 феврален, беркайчан да онытмыйм. Эштән кайттым да чәй эчәргә утырдым, ә телевизордан Президент махсус хәрби операция башлануы турында игълан итә. Мин нинди дин буенча дога кылырга белмәдем. 22 февральдән улыма шалтыратып чыга алмадым. Март ахырында мин аның тавышына уянып киттем, ул “Әни” дип эндәшкән кебек булды. Иремне йокысыннан уяттым, “Андрей, нәрсәдер булган ахрысы. Айрат мине чакыра”, – дидем. Ярты сәгатьтән телефоным шалтырый, карыйм – улым. Аның счетына акча салдым. Шалтыратыштык, без бик шатландык. Ә аңа кадәр бер ай буе иртән торгач, эшкә барганда, Раббыдан үземнең улыма да, һәм барлык ир-егетләр өчен дә, исәнлек-саулык сорадым. Минем өчен барлык балалар да үзебезнеке, чит-ятларныкы була алмый, – ди  Гөлнара Ринат кызы.

Липкиннар гаиләсен­дә  татарлар һәм мордва­ларның йолаларын хөр­мәт итәләр. Валентина Михайловна христиан бәйрәмнәрендә дә, мөсел­маннарныкында да тәмле итеп пироглар пешерә. Ә хатын-кызлар икесе дә аш-су әзерли – кайсысы өлге­рә: каенанасы щины оста пешерә, килене – өйдә бас­кан токмачлы ашны. Кыс­касы, ул да щи пешерергә өйрәнгән, чөнки ул мордва халкының яраткан ри­зыкларының берсе бит.           
Әңгәмә ахырында мин Гөлнара Ринат кызыннан бүгенгесе көндә уллары махсус хәрби операциядә катнашучы аналарга киңәш бирүен сорадым. Моңа ул болай диде:
–     Ышанырга, өметлә­нергә, догалар ­укырга кирәк! Минем иртәм до­гадан башлана һәм шуның белән көнем дә тәмамлана. Әйе, безгә, әниләргә, авыр, шулай да Ватанны кемдер сакларга тиеш. Барысы да яхшы булачак!  

фото Липкиннар гаилә архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев