Кагыйдәләргә үзгәрешләр кертелде
РФ Хөкүмәте карары белән гамәлдә булган янгынга каршы тәртип турындагы кагыйдәләргә шактый үзгәрешләр кертелде.
(Тәтеш, 26 март, “Тәтеш таңнары”). Россия ГТХМның күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр баш идарәсенең ТР буенча Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районнары күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләрнең районара бүлеге начальнигы Илсур Камбеев мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 1 мартыннан яңа карар (№ 1885) белән 15 төп үзгәреш гамәлгә кертелде.
Аерым алганда, алар бер типтагы биналар яисә корылмалар төркеме өчен янгын куркынычсызлыгы чаралары турындагы инструкцияләргә; электрон документларга; подвал һәм цоколь катларны файдалануга; томалаулы рәшәткәләрне тыюга; эксплуатация сынауларына; ишекләрдәге бикләргә; эвакуация юлларына урнаштырылган таләпләргә; янгынга каршы эчке суүткәргечкә; ясалма полоса киңлегенә; янгын хәбәр иткеч автоном җайланмаларга; янгын эшләрен үтәү вакытына; кизү торучы хезмәткәргә; ком белән әрҗә куюга; модельле очкыннарны сүндерү дәрәҗәләренә; янучан үсемлекләрне яндыру буенча таләпләргә кагыла.
Дәүләт янгын күзәтчелеге белгечләре гадәттән тыш хәлләрдә гражданнар шалтырата алсын өчен телефон номерларын искә төшерә: БДД – 01, кәрәзледән – 101 һәм 112.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев