Кар яуса да борчылмыйлар
“Авангард” газетасы редакциясенә Монастырский авылында яшәүчеләрдән хат килде.
(Тәтеш, 9 февраль, “Тәтеш таңнары”).
– Быел кыш кар мулдан яуды, һәм ул бик күп мәшәкатьләр алып килде, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләргә. Шулай да Монастырский авылы җирлеге администрациясе кышкы айларда яуган карны тиз арада чистартып алуны оештырды. Тракторчы Александр Сучков тырышып эшли, шуңа да кар яуса да хафаланмыйбыз, – дип яза алар.
Якташларының ихлас рәхмәте – Александр Анатольевич өчен иң яхшы бүләк булып тора.
фотоны Михаил Кириллин тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев