Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Картада ул күрсәтелмәгән

Кошки-Новотимбаево авы­лыннан ерак түгел кайчандыр борынгы Хулаш шәһәрчеге урнашкан була. Совет вакытында аның урынына бер үк исемдәге җирлек оеша, ул нибары берничә дистә ел гына эшчәнлек алып барган.

(Тәтеш, 14 сентябрь, "Тәтеш таңнары", Елена Калашникова, автор фотосы). Юлга кузгалганда без һава торышының җылы булуына бик тә өметләндек, чөнки билгеләнгән урынга яңгырдан соң барып җитү кыенрак булыр иде. Һәм безнең өметләр акланды: көчле җил болытларны куып таратты, якты, ләкин инде көз аендагыча салкынча кояш чыкты.

Коммуна буларак оешкан Хулаш поселогы бүгенге көндә картада күрсәтелмәгән, шуңа күрә кайчандыр урнашкан бу урынны белгән кешеләр озатып йөрүеннән башка без эзләп таба да алмас идек. Кошки-Новотимбаевода яшәү­че Зоя Киргизованы юлдашыбыз итеп алдык. Ул балачакта Хулашка еш йөргән, чөнки биредә аның апасы яшәгән. “Поселокка Кошки-Новотимбаеводан, Иоководан, Югары Тарханнан чыгучылар нигез салган, диләр. Аннары алар кире үзләренең кече ватаннарына әйләнеп кайткан. Безнең авылда хәтта Хулаш дигән урам да бар, аңа поселоктан күченүчеләр төпләнгән”, – дип сөйли Зоя Аркадьевна. 

Алтын башаклар җәйрәп яткан кырлар арасындагы авылара юл буйлап барабыз. Ерганак янында тукталабыз, аның аша узабыз һәм яшел тигезлеккә чыгабыз. “Хулашта 18 йорт иде. Биредә башлангыч мәктәп булды, ә монда – урам, – дип күрсәтә Зоя Аркадьевна үзенә таныш урыннарның берсен. – Бу урында Матросов­лар, Макаровлар, Андреевлар, Даниловлар, Ананьевлар яшәде”.

Поселоктагы эшкә яраклы кешеләрнең күпчелек өлеше “Кызыл сабанчы” колхозында эшләгән, Северьян Молчаев аның рәисләренең берсе булган. “Хуҗалыкта атлар абзары, ферма, умарталык, амбарлар бар иде”, – дип исәпли юлдашыбыз. Сыер савучының мотоцикл белән ничек итеп текә ярдан егылып төшкәнлеге хакындагы фаҗигале очракны да искә ала: Хулаштан ерак түгел колхоз көтүлеге өчен ел саен җәйге җәйләү урнашкан булган. 

Безнең шофер Виталий Нестеров риваятьләрнең берсен, әмма инде шәһәрчек турындагысын, сөйләде: “Кайдадыр биредә кыңгырау күмеп куелган, ләкин никадәр генә эзләсәләр дә, аны берничек тә таба алмаганнар, диләр”. Борынгы Хулашка археологлар килгән, алар аның урынында булган мәһабәт шәһәрчекне табарга тырышкан. Интернетта 1929 елда Татария АССРның Дәүләт музеена җирле яшәүче Назаровтан шәһәрчек урынында табылган үреп ясалган көмеш беләзек, каралтылган буяу белән ике кош башы төрендәге көмеш асылмалы бизәк, 5 тимер әйбер һәм керамика тапшырылуы турындагы мәгълүмат бар.

Без кыңгырау һәм арте­факт­лар түгел, ә поселок зиратын эзләргә кузгалабыз. 
Зоя Аркадьевна төгәл урын­ны әйтә алмый, нибары юнәлешне генә күрсәтә, аның искә төшерүенчә, ан­да каберлекләр урнашкан. Биек үскән үләннәр эзләргә комачаулый. Хулаш поселогында яшәүчеләрнең соңгы сыеныр урынын тапмыйча, машина янына кайтабыз.
Борынгы шәһәрчек урынындагы үзгәрешләр эпохасында туган кечерәк торак пунктның яшәеше озакка сузылмаган. Аз сулы Кильна ашыкмый гына ага, җил тыңлаусыз билчәннәрне җиргә бөгә, яңа уңыш өлгереп килгән иксез-чиксез кырлар офык артына кереп югала...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев