Реклама
Җәмгыять
Кайнар атна
Тәтеш районы эчке эшләр бүлегендә узган атнада акча һәм милекне урлау турында өч факт теркәлгән.
(Тәтеш, 9 август, "Тәтеш таңнары"). Мәгълүмат Тәтеш районы эчке эшләр бүлеге тарафыннан тәкъдим ителде.
Тәтеш районы эчке эшләр бүлегендә узган атнада акча һәм милекне урлау турында өч факт теркәлгән.
• Беренче очракта 1936 елгы Тәтештә яшәүче ханым зыян күргән, ул полиция хезмәткәрләренә йортта кулланыла торган бар җыенысы 1950 сумлык әйберләр югалуын аңлаткан. Тикшерү үткәрелә.
• Тагын бер угрылык хакында 1975 елда туган шәһәрле хәбәр иткән – кичке вакытта аның сумкасыннан 4700 сум акчасы юкка чыккан. Полицейскийлар “кайнар эздән” ир-егетне тоткарлаган, ул караклык гамәле кылуын таныган.
• Өченче очракта Олы Шәмәк авылының инвалидлар һәм картлар өчен интернат-йортта эшләүченең янчыгыннан 16 мең сум акчасын урлаганнар. Полиция хезмәткәрләре моны Биектау районында яшәүче 1979 елгы хатын-кыз эшләвен ачыклаган, ул урлавын таныган. Җинаять эше кузгатылган.
• Августның беренче көнендә аянычлы вакыйга килеп чыккан. Психиатрда исәптә торучы яшь хатын-кыз 1 августта спиртлы эчемлекләр эчкән вакытта үзенең таныш ир-атына ике тапкыр пычак белән кадаган.
Хатын-кыз үз гаебен таныган һәм әлеге җинаятьне көнләшү аркасында эшләвен аңлаткан, аңа суд-психиатрия тикшерүе билгеләнәчәк. Җинаять эше кузгатылган.
• Алекина Поляна авылында яшәүче 2 августта кич белән исерек килеш үзенең хатынына кул һәм аяк белән күп тапкырлар суккан. Тукмаулар алган хатын-кыз якты дөнья белән хушлашкан. Җинаять эше кузгатылган, ир-ат сак астына алынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев