Кечкенә өй, рус миче...
Урюмнан Трифоновларга эш көннәрендә бергә җыелу сирәк эләгә, ә менә ялларда гаилә өстәл янына утырып, мичтә пешкән пироглар белән сыйлана.
(Тәтеш, 30 ноябрь, "Тәтеш таңнары, Елена Калашникова ).
Юрий Леонидович – авыл хуҗалыгы предприятиесендә механик, Елена Федоровна – “Чишмәкәй” балалар бакчасында тәрбияче, егерме өч ел бергә яшиләр, ике кызлары Анна һәм Ульянаны тәрбияләп үстерәләр. “Мин Килдештә тудым, ирем белән дә шунда, 1995 елда көзге бал кичәсендә клубта таныштык. Очраша башладык. Ул минем янга Урюмнан җәяү дә, мотоциклда да килеп йөрде”, – дип елмаеп искә төшерә Елена Федоровна.
Трифоновларның яучылау йоласы һәм туйлары мордва халкының гореф-гадәтләре буенча узган, ә аннары Юрий Леонидович яшь хатынын үзенең әти-әнисе йортына алып кайткан. Бары тик ике елдан соң гына ир белән хатынның үз куышлары барлыкка килгән.
Алар егерме елдан күбрәк бергә тигез гомер итү дәверендә бер-берләрен ярты сүздән аңларга һәм бергә үткәрелгән һәр мизгелнең кадерен белергә өйрәнгән. “Ул яхшы әти булу өстенә, шулай ук барлык эшләр дә кулыннан килә торган хуҗалыкчыл оста да әле”, – дип сөйли Елена Федоровна ире турында. Кечкенә Ульяна да гаиләдә һәрбер кешегә үзенең тасвирламасын бирә: “Әни әйбәт, котлет белән макарон әзерли, токмачлы аш пешерә һәм эремчек ясый. Аның чәчләре матур. Әти киң күңелле, мине машинага утыртып йөри, ә Аня самокатка”.
Трифоновлар авылдагы күпчелек кешеләр кебек, мал-туар асрый һәм зур бакчада бергәләп эшли. Әмма аларның көнкүреше күп кенә хәзерге авыл халкыннан бераз аерыла. Аларның өендә һәр ялда олы мич ягыла, хуҗабикә анда аш белән ботка гына әзерләп калмыйча, шулай ук милли ризыклар да, мисалга, үпкә-бавырлардан мордвача пилмән, бәрәңгедән өсте ачык пирог... пешерә.
“Безгә мирас буларак төзелеп бетмәгән йорт калды. Без аны корып бетердек, мичне яңартып төзекләндердек. Аны сүтү уйда да булмады, чөнки мичтә пешкән ризыклар үзенә бер төрле тәмле була”, – дип уртаклаша Елена Федоровна.
Трифоновлар гаиләсе белән сөйләшкәндә ирексездән “Очучы корабль” мультфильмындагы җырның сүзләре искә төшә: “Кечкенә өй, рус миче, агач идән, эскәмия һәм шәм, мәче-мыраубикә, эшчән ир – менә ул бәхет! Моңардан татлырак берни юк...”.
Бу нәкъ тә шулай, бәхет – вак-төякләрдә, алар безнең тирәлекне чолгап алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев