Күңел ачканнар, мул уңыш теләгәннәр
Православие динендәгеләрнең Яңа ел бәйрәмнәре Раштуа белән зур әһәмияткә ия.
(Тәтеш, 31 декабрь, “Тәтеш таңнары”, Лина Тихонова). Ямбакты авылы китапханәчесенең безнең социаль челтәрдәге “ТАССРга 100 ел” төркеменә җибәргән фотосурәтен күргәч, әлеге бәйрәмне Ямбактыда ничек билгеләп үтүләре турында кызыксындык. Бу хакта безгә районның мәдәният ветераны Валентина Тихонова сөйләде.
Фоторәсемдә Ямбактыда яшәүчеләрнең Раштуа бәйрәмен күрсәтү мизгелләре сурәтләнгән, ә бу күренешләрнең барысы да Чинчурино авылы мәдәният йортында булган.
– Программаны әзерләү барышында без авылның шул чактагы өлкән кешеләре, фольклорны саклаучылар, бик күп борынгы җырлар, шигырьләрне белүчеләр Анастасия Естифеева, Пелагея Ильина, Мария Мочалова белән аралаштык. Артистларыбыз 8 кеше иде. Без җырлар өйрәндек, сценарий әзерләдек. Вифлеем йолдызы бәйрәмнең иң төп атрибуты булды, аны, шул чактагы мәктәп укучысы Людмила Егорова, уйнады. Без хуҗаларга хөрмәт белдердек, җырлар җырладык, Яңа елда яхшылык һәм муллык теләдек. Ә хуҗалар безгә күчтәнәчләр бүләк иттеләр, аларны без тартмага салып куйдык, – ди Валентина Михайловна.
Авыл кешеләре әйтүенчә, Ямбактыда 7 гыйнварда балаларның өйдән-өйгә кереп йөрү гадәте бар, ә өлкәннәр 13 гыйнварда Раштуаны бәйрәм итәләр.
фото: Ольга Земкова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев