Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Күңел кушканча сайлыйбыз”

Тәтеш районында яшәүчеләр якшәмбе көнне бөтен республика белән бергә ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлады.

(Тәтеш, 11 сентябрь, "Тәтеш таңнары").  Тәтеш районында яшәүчеләр якшәмбе көнне бөтен республика белән бергә ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлады. Районның барлык 40 сайлау участогында партияләрдән күзәтүчеләр һәм “Чиста сайлаулар өчен” корпусыннан иҗтимагый күзәтүчеләр эшләде.

 Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов район мәдәният йортында урнашкан 2593нче санлы сайлау участогында алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауда беренчеләрдән булып тавыш бирде. “Бүген безнең һәркайсыбызга республикабызның алга таба үсеше өчен әһәмиятле көн”, – диде Рәмис Хатыйп улы журналистларга. 

Тәтешлеләр Миләүшә һәм Рәис Халитовлар сайлауга студент кызлары Рәзилә белән бергәләп килгәннәр. “Татарстанда күп нәрсәләр эшләнә, республикабыз, шәһәребез алга таба да үсештә булсын өчен бүген тавыш бирәбез”, – дип уртаклаштылар алар. 

Стендка ату буенча халыкара класслы спорт мастеры тәтешле Ландыш Кварталова “Яңа гасыр” үзәгендәге 2592нче санлы сайлау участогына килде һәм монда башкарылган капиталь ремонтка ихластан сокланды. “Ничек уңайлыланган, иркенәйгән, яктырган, – дип уртак­лашты ул үзенең тәэсирләре белән. – Безнең яшьләр төрле яктан үссен өчен алга таба да шартлар яхшырсынга тавыш бирергә киләм дә: биредә күп кенә кызыклы проектлар булачагына ышанам. Спортчы буларак, спортны яраткан тәтешлеләр өчен сөенәм, моның өчен шулай ук барлык шартлар булдырыла. Сәламәт кешеләр – көчле ил”. 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Тәтеш районы бүлекчәсе хезмәткәрләре Олег Лобанов, Александр Вишняков, Илсур Камбиев, Александр Савеличев 2590нчы санлы сайлау участогына бергәләп килде. 

“Сайлау көне безгә – рес­публикабызның алгарышы өчен барлык җавап­лылыкны аңлап, күңел кушканча сайлау, без шулай ук сайлау учас­ток­ларында имин­лекне саклау вазифасын башкардык”, – дип хәбәр иттеләр ир-егетләр.

ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Тә­теш шәһәре һәм Тәтеш районының Мактаулы граж­данины Николай Петрович Кузин 2591нче санлы сайлау участогына беренчеләр исәбендә килде. “Мин үз Ватанымның һәм Тәтештә, Тәтеш районында яшәүче якташларымның алга таба да җитешлеге өчен тавыш бирдем, – дип уртаклашты хезмәт ветераны. – Мин үз тавышымны биргән кандидатлар илебезнең иминлеге, халкыбызның муллыгы өчен лаеклы эшләр дип өметләнәм”.

Пара-стендка ату ярыш­ларында күп тапкырлар катнашучы, стендка ату буенча спорт мастеры кандидаты, тәтешле Александр Сахарнов Тәтештәге 2нче урта мәктәптә урнашкан сайлау участогында тавыш бирде. “Тормыш көннән-көн диярлек яхшы якка үзгәрә, шәһәр матурлана, юллар ясала. Татарстанда спортчыларга ярдәм күрсәтелүе сөендерә”, – диде ул.

Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумының өченче курс студенты, уку отличнигы Рөстәм балигълык яшенә җитү белән сайлауларда катнашуга хокук та алган. Үзенең уку йортында урнашкан бинадагы сайлау участогына ул әтисе – районның баш ветеринария табибы Рәмис Гарипов белән бергә килгән. “Мин бүген беренче тапкыр сайладым. Минем өчен бик дулкынландыргыч, бик җаваплы көн. Минем сайлау күп яктан минем киләчәкне һәм туганнарның, якыннарымның киләчәген билгеләячәген аңлау шатландыра. Минем тавышым әһәмияткә ия икәнлегенә ышанам”, – дип кичерешләре белән уртаклашты яшүсмер. “Сайлаулар – ул зур җаваплылык. Яшь кешеләр республикабызның, районыбызның алгы язмышына тәэсир итүчән вакыйгалардан читтә калмый”, – дип билгеләп үтте яшь егетнең әтисе Рәмис Әхмәт улы.

Иң өлкән яшьтәге сайлаучыга – 96 яшь. Ул өендә тавыш бирсен өчен, аның янына комиссия әгъзалары бара. Бу авылның хөрмәтле кешесе – Ркыя Мөхәммәтҗан кызы Рәхмәтуллина. Хезмәт ветеранының эш стажы 60 елга якын. Аның хезмәт эшчәнлеге Мәмәй поселогында башлана, ул анда мәктәптә балалар укыткан. Аннары озак еллар колхозда хисапчы булган. Кошчылык фермасында 30 ел эшләгән. “Мин сайлау кебек, мөһим дәүләт чараларыннан беркайчан да читтә калмыйм. Җирдә – тынычлык, табыннарда –  икмәк, барлык кешеләр тынычлыкта һәм яхшы яшәсен өчен үз тавышымны бирә алу мөмкинлегенә ия булуыма сөенәм”, – диде әбекәй тавыш бирү урнасына бюллетеньне төшергәндә.

Юлия Тимарина белән Марина Кирилина – бертуганнар, Монастырскийда туып-үскәннәр. Икесе дә – күп балалы ана. Тәтеш районы Монас­тырский авылында урнашкан 2616нчы санлы сайлау участогына ирләре һәм балалары белән ­килгәннәр.
“Һәрбер сайлауга тавыш бирергә киләбез, чөнки бу безнең – яшәү урыны, карашыбыз, безнең тавыш шулай ук исәпкә алынуы мөһим. Олы кызларыбыз шулай ук тавыш бирә, әмма студентлар булгач, Казанда. Республикада, безнең кече ватандагы кебек, алга таба да яхшы якка үзгәреш­ләр булуын телибез”, – дип уртаклашты Юлия.

Ольга һәм Павел Кутяшовлар Тәтештәге 2нче урта мәктәптә урнашкан сайлау участогына беренче булып килде. Гаилә башлыгы кулына кечкенә кызы Ульянаны күтәргән. “Сайлауларда катнашу – безнең бурыч. Тотрык­лылыкка өметләнәбез, киләчәк өчен тавыш бирәбез, һәрвакытта эш булсын иде. Ә безнең шәһәр иң яхшысы!” – ­диделәр алар.

Тәтештә яшәүче Маргарита Корабельщикова якшәмбе көнне якыннарыннан һәм кадерле кешеләреннән туган көне белән котлап әйтелгән җылы теләкләрне иртәдән үк кабул итте. Күңелле мәшәкатьләр аңа үзенең гражданлык бурычын үтәүгә комачауламады. Ул Тәтештәге 2нче урта мәктәп бинасында урнашкан үзенең сайлау учас­тогына беренчеләр исәбендә килде. “Бу минем хокукым һәм минем бурычым, – ди Маргарита Павловна. – Тавыш бирергә, димәк үзебезнең, үз кызларыбызның, оныкларның, оныкчыкларның – миңа якын булган барлык кешеләрнең дә киләчәген сайларга килдек. Респуб­ликамның тормышы минем өчен зур әһәмияткә ия. Безнең шәһәр, район, Татарстан Республикасы алга китүен һәм җитеш булуын телим”. 

Богдашкинодан хезмәт ветераны Елена Роткина төрле дәрәҗәдәге сайлауларда катнашуны үзенең бурычы дип саный. “Миңа 81 яшь тулды, – дип хәбәр итте ул. – Бер генә сайлауны да калдырганым юк. Шулай булмыйча – алга таба ничек яшисен безгә сайлыйсы. Тормыш яхшыр­ганнан-яхшыра бара. Чагыштырыр нәрсәләр бар. Эш стажым 41 ел, социалистик ярышларда җиңүче буларак медальләрем бар. Колхозчыларның хезмәте авыр, пенсиядә чакта да шикәр чөгендерен чистартырга булыштым, ә хәзер – кырларда куәтле техника, фермада барысы да автоматлаштырылган да механикалаштырылган. Барысыннан да канәгать: балалар хәлемне белеп тора, өйгә газ, су кертелгән. Дәүләт өлкән авыл кешеләрен кайгырта – күптән түгел диспансеризация уза башладым, 10 көннән безне махсус машинада Тәтеш хастаханәсенә алып барачакларын әйттеләр, анда әле тагын медицина тикшерүе үтәм. Шулай булгач, яшибез әле һәм яхшы үзгәрешләргә сөенәбез”.

Тәтештә яшәүче Людмила һәм Александр Врясов­лар үзләренең 2590нчы санлы сайлау участогына матур гадәт буенча иртәдән үк йөриләр. “Һава торышы искиткеч, акрын гына килдек, хәзер юллар бөтен җирдә яхшы, тротуарлар асфальтланган. Сайлау участогына килүе күңелле – капиталь ремонттан соң мәктәп тагын да матурланган, комиссия әгъзалары ягымлы, барысын да аңлаталар, – дип уртаклашты хезмәт ветераны. – Барыннан да бигрәк, тотрык­лылык өчен тавыш бирәбез. Пенсияне вакытында бирәләр, сәламәтлек кенә сыната, ләкин социаль пакет булышлык итә, дарулар һәрвакытта бар. Тагын нәрсә кирәк? Тынычлыкта, иминлектә яшибез, алга таба да шулай булсын иде”.

Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш районы авыл җирлекләрендәге күп кенә сайлау участокларында прививка ясаучы мобиль бригадалар эшләде. Профилактика кысаларында теләге булган өлкән кешеләр грипптан прививка ясата алды. ТРның атказанган урманчысы, Тәтешнең урман хуҗалыгына 20 елдан артык җитәкчелек иткән  Ирфан Измайлович Халитов үзенең сайлау участогына хатыны белән бергә килеп тавыш бирде. Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы бинасында урнашкан сайлау участогы залында ул медицина хезмәткәрләре бригадасы янына килде һәм грипптан прививка ясату мөмкинлегеннән файдаланды. “Бу бик җайлы, тавыш бирдем дә бер уңайдан вакцина да ясаттым, поликлиникага барып йөрергә кирәк түгел инде”, – дип уртаклашты хезмәт ветераны.

Тәтештәге 1нче урта мәктәптә урнашкан 2590нчы сайлау участогына  тавыш бирү электрон төрдә узды. “Сайлаучы участокка килгәч, башта без аңа күнекмә ясарга тәкъдим итәбез, аннары бирелгән паспорт буенча ул электрон тавыш бирү өчен комплексны файдалануга карточка ала, – дип аңлатма бирде сайлау комиссиясе әгъзасы Дмит­рий Владимиров. – Сайлаучы җайланма экранында партияне, кандидатны сайлый һәм алар өчен тавыш бирә. Сайлау материаль рәвештә – контроль тасма белән теркәлә. Сайлау­чы үзенең сайлавын раслаганнан соң, тасма алга таба әйләнә һәм икенче кеше алдагысы кем өчен тавыш биргәнен күрми”. Без берничә сайлау­чыдан сораштыргач, электрон тавыш бирүнең аларда бернинди кыенлыклар тудыр­мавына инандык. “Шул рәвеш­ле инде үткәнендә тавыш биргән идек, җиңел һәм гади”, – дип уртак­лаштылар яшьләр. “Кайчандыр тавыш биргән идек, онытылган инде, башта күнекмәләр ясадык, бары тик аннары гына үзебезнең тавышны бирдек. Гомумән алганда барысы да файдалана алырлык, аңлаеш­лы, хәрефләр эре, күзлексез дә укырга була”, – диделәр өлкән буын кешеләре. 

Тәтеш районының барлык сайлау участокларында полиция һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан җәмәгать тәртибен саклау оештырылды. “Сакланыла торган объектларның һәм кешеләр күмәк җыела торган урыннарның террорга каршы куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча барлык таләпләрне үтәүгә аерым игътибар бүлеп бирелә, – дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы буенча полиция бүлеге начальнигы урынбасары Сергей Абрамов. – Хокук бозуларга юл куелмады”. 

ТР Дәүләт Советына сайлаулар белән беррәттән 2586нчы сайлау участогында ишегалдын төзекләндерү буенча анкета тутыру булып узды. Бу ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча эшләнә, ул 20 августта “Безнең ишегалды” яңа рес­публика программасы старт алуы турында игълан итте. Программа кысаларында Татарстанда өч ел эчендә респуб­ликаның барлык районнарында һәм шәһәрләрендә күп фатирлы йортларның барлык ишег­алларына ремонт һәм төзекләндерү ясалачак. Программаны тормышка ашыруга, шул исәптән республиканың нефть компания­ләре кеременнән 50 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Шәһәрлеләргә “Сезнең йорт ишег­алдындагы эш төренең кайсысы аеруча да өстенлекле булып тора?” дигән сорауга җавап бирергә туры килде. Анкета тутыруда 120дән күбрәк тәтешле катнашты.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев