Келәш авылы китапханәдә укучылар өчен иҗади чара узды
Алар Аяз Гыйләҗевның иҗаты һәм биографиясе белән танышканнар.
(Тәтеш, 19 январь, “Тәтеш таңнары”). Келәш авылы китапханәчесе Гөлфинә Әмерханова киң даирә укучылар өчен иҗади чара уздырган.
Аның барышында өлкәннәр Татарстан Республикасының татар халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан АССР Дәүләт премиясе лауреаты Аяз Гыйләҗевның иҗаты һәм биографиясе белән танышканнар. Аның «Өч аршын җир», «Мәхәббәт һәм нәфрәт», "Җомга кичендә" һәм башка берничә повесть иҗат иткәнлеген белгәннәр. Аяз Гыйләҗевның татар халкының рухи мәдәниятенә керткән өлеше бик зур. Ул биш роман, 20гә якын повесть, 40тан артык пьеса язган, Алар Татарстанның, Россиянең һәм аннан читтәге күп театрларда куела. Чара уңаеннан китап күргәзмәсе дә оештырылган.
фотоны Гөлчәчәк Галимова тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев