Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Келәш модель китапханәсендә «Бөтен гаилә белән - китапханәгә» дигән чаралар циклы эшли башланды

Китапханәдә Абдуллина Сания апа гаиләсе кунак булды.

2024 елда безнең илдә Гаилә елы дип игълан ителгән бирле, Келәш модель китапханәсендә «Бөтен гаилә белән - китапханәгә» дигән чаралар циклы эшли башланды. Бу хакта Келәш модель китапханәсе хәбәр итә.

Китапханәдә Абдуллина Сания апа гаиләсе кунак булды. Олы яшьтә булуына карамастан, аңа 90 яшь, ул балалары, оныклары Һәм оныкчыклары белән безнең китапханәгә килде.

Кунаклар китап фондының байлыгына, китапханә киңлеге матур итеп бизәлүгә гаҗәпләнделәр. Туган якны өйрәнү зонасы буенча кызыклы һәм танып белү экскурсиясе үткәрелде, килүчеләр авылның тарихы, танылган кешеләре турында кызыксынып тыңладылар.

Кунаклар китапханә хезмәткәрләренә экскурсия үткәргәннәре һәм тарихны саклаганнары өчен рәхмәт белдерделәр.

фотоны Гөлфинә Амерханова тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев