Келәшлеләрдән игелекле гамәл
Келәш авылы кешеләре сугышчыларыбызга хуш исле чәкчәк әзерләделәр, ул озакламый фронтка китәчәк!
Ләкин бу гына түгел әле! Тәм-томнар белән бергә солдатларга өй токмачы, консервация һәм хуш исле чәйләр дә барачак. Болар барысы да «Ана йөрәге» район штабы аша тапшырылачак, һәр сугышчы туган йортының җылысын һәм кайгыртуын тоячак. "Безнең һәр посылка — ризык кына түгел, ә безнең ярдәм һәм җиңүгә ышанычның бер өлеше!" — диләр акциядә катнашучылар. Мондый инициативалар кешеләрне берләштерә, илһамландыра һәм без барыбыз да — бер зур гаилә, бер-беребез өчен тау булып торырга әзер булырга тиеш икәнне искә төшерә! Яклаучыларыбызга бергәләп ярдәм итик!
Фотоны Гөлфинә Әмерханова тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев