Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Келәштә июль азагында авыл бәйрәме уздырдылар

Каш кизләве янында оештырылган күркәм чарада авыл кешеләре һәм төрле төбәкләрдән кайткан кунак­лар катнашты.

(Тәтеш, 6 август, «Тәтеш таңнары», Сәния Сәмигуллина, Фәһим Гәлимов фотосы). 

– Авыл бәйрәме шулхәтле күңелле булды. Келәш авы­лы­ның имамы Фәһим хәзрәт Галимов үтемле итеп вәгазь сөйләде, коръән аятьләре укыды. Җирлек ­баш­лы­гы Фәнил Галимов белән ху­җалык җитәкчесе ­Фәргать Хәйруллов, кунак буларак кайткан Рөстәм Җамалетдинов матур теләк­ләр белдереп чыгыш ясадылар. Бәйрәм кысаларында бүләкләүләр дә булды. Башкала артистлары үз­ләренең матур җыр­лары белән бәйрәмгә икеләтә ямь өстәделәр, – диделәр ке­ләшлеләр. – Халык уен­на­рында олысы да, кечесе дә бик теләп катнашты. Капчык киеп, көянтәгә сулы чиләк асып йөгерү, чүлмәк вату дисеңме, әллә никадәр ярыш оешты­рылды. Авыл көне берничә ел рәттән диярлек үткәрелә.

Аны читтәгеләр дә, келәшлеләр дә зарыгып көтеп ала. Шундый матур очрашу да бит әле ул. Ничә еллар күрешмәгән сыйныфташлар, туганнар белән дә бер рәхәтләнеп күрешү көне булып тора. 

Келәштә июль азагында авыл бәйрәме уздырдылар. фото Фәһим Гәлимов

Чарада катнашучылар әйтү­енчә, бәйрәмгә килгән һәркем табын тулы сый-нигъмәттән, учакта пешкән корбан шулпасыннан, пылаудан авыз иткән. Тәмле ризыкларны авыл халкы да пешереп алып килгән, акчалата да ярдәм күрсәткәннәр. 

– Авылларны яшәтү, ата-бабаларыбызның го­реф-гадәтләрен саклау менә шундый авыл көннә­рендә дә чагылыш таба бит, – дип уртаклаштылар Келәш кешеләре. – Авыл көненә шушы авылда туып үскән, мондый бәйрәмгә тансык­лаган якташлар да, илле ел элек мәктәпне тәмамлап чыгучылар да ­кайткан иде. Алар үзләренең кичерешләрен бик теләп ­уртаклаштылар.

Туган нигезләрен саклап яшәүче авыл кеше­ләренең инде күптән шәһәрләргә киткән авылдашлары белән бердәм, дус булып шундый матур бәйрәмнәр оештыруы бары тик мактауга лаек. Кыс­касы, авыл көне ул – күңел бәйрәме.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев