Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Күңелгә рәхәт булып китте”

Район гәҗитендә басылган сканворд җавабын беренче булып Бакырчыда яшәүче Гүзәл Салихова шалтыратып әйтте.

(Тәтеш, 3 февраль, «Тәтеш таннары», Сания СӘМИГУЛЛИНА). “Тәтеш таңнары”н бик яратып укыйм, – диде ул әңгәмәне башлап, – күптәннән алдырам. Башта дүртенче битне ачам, игъланнар, котлау­лар кызыксындыра. Бу юлы андагы сканвордны күргәч, шунда ук чишә дә башладым. Бер дә авыр булмады, җиңел итеп төзегәнсез. Әле бит сатучы булып эшләгәч, товар алырга килүчеләргә дә хезмәт күрсәтәм. Аларны озаткач, тагын гәҗитне алам, шулчак “рәсем” икәнлеген белдем, тизрәк сезгә, редакциягә, шалтыраттым. Тагын да бас­тырыгыз, башны эшләтеп җибәрергә дә кирәк, күңелгә дә рәхәт булып китте. Мин, гомумән, кроссвордлар чишәргә яратам. Гәҗиткә килгәндә, шәхсән миңа анда барысы да ошый. Яңалыклар, матур вакыйгалар, авыл тормышы хакындагы язмалар күңелемә хуш килә. Сканворд бигрәк тә сөендерде, алга таба да шулай дәвам итегез, – диде гәҗит укучыбыз. – Ирем Дамир белән балачактан бергә уйнап үстек. Яшүсмер чактан дуслашып йөрдек, мәктәпне тәмамлагач, икебез дә бер ел Казанда эшләдек, аннары сентябрь аенда өйләнешеп, гаилә корып җибәрдек. Ике бала – кыз һәм малай тәрбияләп үстердек. Үтәмештә ун ел яшәгәч, Бакырчыга килеп төпләндек һәм яңа йорт төзеп кердек. Бергә яши башлавыбызга инде 40 ел тулды. Эшкуарлык белән шөгыльләнәбез”.

Чәршәмбе көнне кичке якта Олы Тарханнан Рузалина Ильясова, икенче көнне иртән Зур Әтрәчтән Әлфия һәм Мөнир Вәлиевлар, төштән соң Алабирдедән Данир Нигъмәтуллин, Олы Тормыдан Фәрмуза Сибгатуллина сканвордтагы саннар куелган шакмаклардагы сүзне дөрес итеп җыюларын әйттеләр. “Гәҗит хезмәткәрләренең иҗат чишмәләре саекмасын, матур язмалар белән шатландырып торыгыз”, – диделәр безнең белән элемтәгә кергән якташлар. Гәҗит укучыларыбыз­ның җылы теләкләренә ихластан сөенәбез һәм сездән дә матур эчтәлекле хатлар, районыбыз, респуб­ликабыз хакындагы сораулар белән кечерәк төрдәге сканвордлар көтеп калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев