Кешеләр сәламәтлеге сагында бер гасыр
Россиядә санитар-эпидемиология хезмәте оешуга кичә 100 ел тулды.
(Тәтеш, 16 сентябрь, “Тәтеш таңнары”).
Санитар-эпидемиология хезмәте бер гасырлык вакыт эчендә үзенең үсешендә, ныгуында һәм камилләшүендә берничә этапны үтте, матди-техник база югары квалификацияле кадрлар потенциалы булдырып, илдәге халыкның санитар-эпидемиология тәэминаты бурычларын тиз һәм оста хәл итеп, елдан-ел үсеш алды.
– Коронавирус пандемиясе илебездә яшәүчеләр өчен җитди сынауга әйләнде. Нәкъ тә медицина һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләре инфекция белән көрәшү буенча йөкләмәләрне беренчеләрдән булып үз өсләренә алдылар, – дип билгеләп үтә Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов.
Әйтергә кирәк, Роспотребнадзорның эшчәнлек өлкәсенә соңгы биш елда кулланучылар хокукларын саклау да керә.
– Без Россия законында каралган хокукый принципларны һәм нормаларны үтәүдә дәүләт контролен гамәлгә ашырабыз, санитария, гигиена һәм эпидемиология өлкәсендә хокук бозуларны ачыклыйбыз һәм чик куябыз, профилактик чараларга аерым игътибар бүлеп бирәбез, – ди ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Тәтеш, Буа, Апас, Чүпрәле районнары территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Олег Мазюкин. – Район территориясендә санитар-эпидемиология торышы тотрыклы, һәм бу безнең зур булмаган коллективның хезмәтенә югары бәя дигән сүз.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев