Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кесәгә салып йөрерлек китаплар чыгарыла

Матур әдәбият сөючеләр Нәбирә Гыйматдинова әсәрләре белән аеруча да кызыксына

(Тәтеш, 10 декабрь, “Тәтеш таңнары”). “Казан утлары” журналы үзенчәлекле – кесәгә сыярлык татарча китаплар чыгара башлаган. Нәбирә Гыйматдинованың “Уйламаган көнем юк” повесте аның башлангычы буларак сайлап алынган.
“Татмедиа” АҖ генераль директоры Шамил Садыйков китапларның яңа төр үзгәреше турында үзенең фикерләрен белдерә.

“Без, берничә параметрны үзгәртеп, яңа форматта китап чыгарырга уйладык. Ул кызыклы һәм уку өчен уңайлы булырга тиеш. Иң мөһиме – без кирәкле форманы таптык, китап кесәгә сыя. Кеше хәзер телефон кулланырга өйрәнгән, китап та аннан зур булырга тиеш түгел. Формат юлда барганда укып алу өчен бик җайлы. Poking book (кесә китабы) – дөньяда иң киң кулланылган формат. Татар кешесенә татар китабын яңа форматта тәкъдим итәбез”, – дигән ул.
Китапның икенче үзенчәлеген – китапның интерактив булуын да әйткән “Татмедиа” АҖ генераль директоры Шамил Садыйков. Китапта күрсәтелгән QR-кодны кулланып, укучы китап турындагы фикерләрен белдерү нисбәтеннән Instagram битенә күчә алачак.

фото: Татар-информ/Максим Каримов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев