Халидә Новрузова: Янәшәмдә яшәүчеләрнең барысын да хөрмәт итәргә кирәк дип саныйм
4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә.
(Тәтеш, 4 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).
Халидә Новрузова, эшкуар:
– Мин Әзербайҗанда, Бакуда тудым. Булачак иремне шунда очраттым, ул тәтешле булып чыкты. Туйдан соң ук без аның туган ягына кайтып киттек, мин аның хәтта кайда урнашкан икәнлеген дә белми идем, бераз куркытты – туганнар да, танышлар да юк. Бөтенләй дә таныш булмаган күршеләр, аннары белүемчә, медицина хезмәткәрләре Наталья Петровна белән Алевтина Рәшитовнаның ярдәм итәргә керүләре, радио алып килүләре көтелмәгән шатлык булды. Мондый мәрхәмәтлелеккә чын күңелдән сөендем. Гаиләбездә ике балабыз туды, алар чын тәтешлеләр. Мин аларның әниләренең дә туган телен, әзербайҗанча, белсеннәр дип тырышам. Янәшәмдә яшәүчеләрнең барысын да хөрмәт итәргә кирәк дип саныйм, бары тик шул чакта гына тынычлык, татулык һәм бердәмлек булачак, 4 ноябрь бәйрәме безгә тагын бер кат шул хакта искә төшерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев