Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

“Халык контроле”

Яшерен алкоголь турында хәбәр иткән өчен бүләкләү алырга мөмкин.

(Тәтеш, 28 август, «Тәтеш таңнары»,  Елена САЗОНОВА, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе эксперт-белгече). Исегезгә төшерәбез, мондый чара ТР территориясендә этил спирты, алкоголь һәм спирт кушылган продукцияләрне җитештерү һәм аның әйләнеше өлкәсендә законны бозу фактларын хәбәр итүче гражданнарны матди стимуллаштыру максатларында республикабыз Хөкүмәте тарафыннан кабул ителде.
Порталдан файдаланучыларның, Татарстан территориясендә алкоголь һәм спирт кушылган продукцияләрне җитештерү һәм аның әйләнеше өлкәсендә законны бозучылар турында хәбәр итүчеләрнең, бердән алып өч мең сумга кадәр акчалата түләү алу мөмкинлеге бар.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең “Гражданнарны матди стимуллаштыру турында”гы боерыгы (№12-02/39, 23.05.2016 ел) белән Тәтеш муниципаль районы сайтында http://tetushi.tatarstan.ru/rus/mezhvedomstvennaya-komissiya- po-viyavleniyu-i.htm сылтамасы буенча танышырга була. 

Бу ярты еллыкта өч тәтешле “Халык контроле”нә хәбәр итте һәм расланган фактлар буенча акчалата бүләк алды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев