“Халык контроленә” үз мөрәҗәгатен калдыра ала
Әгәр хәбәр расланса, гариза бирүче 1000нән алып 3000гә кадәр акчалата бүләкләү алачак.
(Тәтеш, 20 февраль, «Тәтеш таннары»). ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгече Елена Сазонова мәгълүматлары буенча, законсыз алкоголь продукцияләр әйләнеше мәсьәләләренә битараф булмаган теләсә кайсы тәтешле ТР Дәүләт хезмәтләре порталына теркәлеп (https://uslugi.tatarstan.ru/), белдерү һәм фоторәсемне урнаштырып, “Халык контроленә” үз мөрәҗәгатен калдыра ала.
Әгәр хәбәр расланса, гариза бирүче 1000нән алып 3000гә кадәр акчалата бүләкләү алачак. Этил спирты, алкоголь һәм спирт кушылган продукцияләр җитештерү һәм аның әйләнеше өлкәсендә хокук бозу фактлары уполномоченный вазифаи затлар тарафыннан расланганнан соң, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе гражданнарны бүләкләүне кичектерми тормышка ашырачак. Хәбәр итүченең исемен яшерен саклау гарантияләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев