Халыклар бердәмлеге көне безнең төп әхлакый кыйммәтләрне – игелеккә һәм гаделлеккә, ватанпәрвәрлеккә омтылуны чагылдыра
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне.
(Тәтеш, 4 ноябрь, "Тәтеш таңнары"). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов тәтешлеләргә мөрәҗәгать итә:
– Без уртак тарихы һәм киләчәге булган бөек илдә яшәүче күпмилләтле халык. Халыклар бердәмлеге көне безнең төп әхлакый кыйммәтләрне – игелеккә һәм гаделлеккә, ватанпәрвәрлеккә омтылуны чагылдыра. Без барыбыз бергәләп теләсә нинди бурычларны хәл итә һәм яңа матур үзгәрешләргә ирешә алабыз. Тәтеш районында яшәүчеләргә чын күңелдән сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, иминлек, бер-берләрен хөрмәт итеп яшәүләрен телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев