Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хайваннар тешләгәннән соң медицина ярдәменә мөрәҗәгатьләр саны арткан

2019 елда республикада терлекләрдә 13 котыру очрагы теркәлгән.

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). 2019 елның беренче яртысында Татарстанда яшәүче 5851 кеше хайваннар китергән зыян аркасында медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Быел мөрәҗәгатьләр саны, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 8,3 процентка артыграк. Бу хакта Татарстан буенча Роспотребнадзор матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Соңгы елларда Россия Федерациясенең күпчелек территорияләрендә котыру авыруы буенча эпизоотик хәлнең начараюы күзәтелә; кыргый табигатьтә яңа чыганаклар барлыкка килә; торак пунктларда хуҗасыз этләр һәм мәчеләр популяциясе арта. Шуңа бәйле рәвештә бу инфекцияне йоктыру куркынычы янаучы затлар саны кимеми», - диелә ведомство хәбәрендә.

Белгечләр сүзләренә караганда, Татарстанда быел Азнакай, Әгерҗе, Алексеевск, Апас, Лаеш, Мөслим, Питрәч, Тукай, Теләче районнарында һәм Казанда терлекләрдә котыру авыруының 13 очрагы теркәлгән.

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/05/191012/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев