Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хайваннарның вируслы чирен булдырмаска кирәк

Казахстан Республикасы территориясендә авыл хуҗалыгы хайваннарында тилчә авыруы теркәлгән.

(Тәтеш, 10 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Шул уңайдан Тәтеш районы ветеринария оешмасы хәбәр итә: тилчә – бу йорт һәм кыргый пар тояклы хай­ваннарның кискен, гадәттән тыш контагиоз (йогышлы) вируслы чире, ул кыска вакытлы бизгәк тоту, авыз куышлыгының лайлалы тышчасында, тиренең йонсыз урыннарында, тояк араларында һәм җиленнәрендә афтозноерозие зарарлануы күзәтелү белән үзенчәлекле. Тилчә белән кешеләр дә авырырга мөмкин.

– Кешеләргә чир йогуның төп юлы – авыру хай­ваннарның кайнатылмаган сөте һәм аны эшкәртү продуктлары, сирәк очракта ит аркылы күчә.  Инфекция кешедән кешегә йокмый, балалар чиргә аеруча да тиз бирешүчән, – ди районның баш ветеринария табибы Рәмис Гарипов. – Хайваннар арасында тилчә йоктыру авыру хайваннар белән бәйләнешкә керү нәтиҗәсендә, шулай ук вирус белән зарарланган азык, кием-салым һәм аяк киеме, ит продуктлары, хайван чималы аша барлыкка килергә мөмкин.

Авырганда ашыйсы килмәү һәм төшенкелек, аксаклау, көзән җыеру, бизгәк, селәгәй агу, авыз куышлыгының лайлалы тышчасында, аяк-кул тиресендә, тоякта һәм җилендә җәрәхәтләр барлыкка килү күзәтелә. Хайваннарның үлүе – 5-14 көн­нән, яшь малларның 1-2 тәүлектән соң башлана.
Районның баш ветеринария табибы хәбәр итүенчә, Тәтеш районы территориясенә тилчә үтеп керүне булдырмау максатыннан, авыруны профилактикалау һәм булдырмау буенча комплекслы план төзелгән һәм расланган.         

Терлек хуҗаларына фермер хуҗалыкларында һәм терлекчелек фермаларында асрала торган баш санын саклауга юнәлтелгән барлык чараларны күрергә; терлекләрнең баш санын тулысынча исәпкә алуны тәэмин итәргә; терлек, азык-төлек һәм хайваннар производствосы чималын, терлек азыгын Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән ветеринария документларыннан башка һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән алдан килешмичә торып китермәү зарур. Хайваннарны алып кайтканнан соң, аларны 30 көн дәвамында карантинда тоту мәҗбүри. Фермалар территориясенә кергәндә район читеннән килгән барлык транспортлар дезинфекцияләү әйберләре белән эшкәртелергә тиеш. Терлекләрне төяү эстакадасы терлекчелек фермалары территориясеннән читтә урнаштырылган булырга тиеш. Кимерүчеләргә каршы даими көрәш алып барырга кирәк. Шәхси затларның сөтне тиешсез сәүдә урыннарында һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларның иминлеген раслый торган ветеринария документлары булмаган килеш сату тыела. 
– Югарыда күрсәтелгән авыл хуҗалыгы хай­ван­нарының клиник билгеләре ачыкланган очракта, дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренә хәбәр итегез, – дип мөрәҗәгать итә Рәмис Гарипов йорт хайваннарының хуҗаларына. – Тәтеш районының ветеринария берләшмәсе телефоны 8(84373) 2-87-74.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев